Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Табышлы культуралар

28 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәге бинасында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары өчен "Югары табыш китерүче культураларны үстерү" дигән темага укулар үтте. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты. Яңа елның...

28 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәге бинасында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары өчен "Югары табыш китерүче культураларны үстерү" дигән темага укулар үтте. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты.
Яңа елның бер генә ае үтеп китсә дә, республикада 2016 ел уңышы турында кайгырту башланды. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең урынбасарларына районнарга барырга, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр белән укулар үткәрергә кушты.
2016 елда республика районнарында нинди культуралар игүгә өстенлек бирергә, аларның нинди төрләре сату базарларында табыш китерә? Әлеге сораулар бер генә авыл хуҗалыгы белгечен дә битараф калдырмый. Чөнки никадәр күбрәк табыш алсаң, хуҗалык кассасына шул кадәр күбрәк акча кергәнлеген һәркем белә. Укуда нәкъ шул сорауларга җавап эзләделәр.
Безнең районга килгәндә, соңгы елларда кукурузны һәм рапсны орлыкка игүче хуҗалыклар кимеде. Ә шикәр чөгендере үстерүче хуҗалык гел юк. Басуларда көнбагышлар да күренми. Илдус Габдрахманов, төгәл саннар ярдәмендә, әлеге культураларны иккән очракта күпме табыш алып булганлыгын дәлилләде. Һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының 2016 елга нинди максат куюы белән таныштырды. Ул исә түбәндәгедән гыйбарәт:
- 100 мең гектар күләмендә кукурузны орлыкка игү;
- 100 мең гектар күләмендә рапсны май сыгу өчен игү;
- 100 мең гектар күләмендә көнбагыш культурасын игү.
Әлеге саннардан чыгып, министрлык аны һәр районга ничә гектар игүне билгеләгән.
Илдус Габдрахманов әлеге техник культураларның һәр төренә аерым тукталды һәм үстерү үзенчәлекләрен аңлатты.
- Кайсы гына төрне алып карасак та, мул уңыш алу 7 төрле факторга бәйле, - диде ул.
Дөрестән дә, әлеге фикер белән күпләр килешер. Чөнки нинди генә культураны алсак та, аның өчен участокны дөрес сайлау мөһим. Шулай ук җирне дөрес эшкәртү, орлыкны дөрес сайлау, чәчү срогын үтәү, үсемлекләрне корткыч-бөҗәкләргә каршы эшкәртү, игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алу - болар барысы да уңышка тәэсир итүче факторлар. Әгәр дә көзен көткән уңыш алынмый икән, димәк, әлеге факторларның берсе үтәлеп бетмәгән дигән сүз.
Уку барышында орлыкларны чәчү вакытына да аерым тукталдылар. Кайсы культураны нинди вакытта чәчүнең отышлы икәнлеген "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров анык һәм аңлаешлы итеп төшендерде. Майның бер көне августның өч көненә торганлыгын бер генә белгеч тә исеннән чыгармаска тиеш. Шулай ук орлыкларны тиешле документлары булганда гына алырга кирәклегенә басым ясады.
Хуҗалык җитәкчеләре Илдус Габдрахмановның киңәшләрен бертавыштан хуплауларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев