Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Такталачык фермасында кичке савымда

9 апрель көнне Такталачык авылы фермасына кичке савым вакытына туры китереп юл алдык. Ни өчен дигәндә, "Таң" хуҗалыгы узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөтне 133 процентка артыграк сата. Көнлек савым 9838 килограмм савылган, 9532 килограммы 3,8 процент майлылык белән суытып сатылган. Сөтне "Алабуга сөте" ачык акционерлык җәмгыятенә саталар. Ел...

9 апрель көнне Такталачык авылы фермасына кичке савым вакытына туры китереп юл алдык. Ни өчен дигәндә, "Таң" хуҗалыгы узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөтне 133 процентка артыграк сата.
Көнлек савым 9838 килограмм савылган, 9532 килограммы 3,8 процент майлылык белән суытып сатылган. Сөтне "Алабуга сөте" ачык акционерлык җәмгыятенә саталар. Ел башыннан уртача сату бәясе 1 килограммныкы 14 сум 34 тиен, март аенда 13 сум 16 тиен булган.Кышкылыкта кергән акчаның 60 проценты сөттән.
Хуҗалыкта Такталачык, Теләкәй, Иске Җияш фермаларында 650 савым сыеры. 24 савымчы эшли.
- Быел таналар күп керттек. Дүрт тана группасы. Ел ахырына кадәр тагын дүрт группа кертергә планлаштырабыз. Рационны баланслауга да игътибар зур. Савымчылар арасында гаиләләре белән эшләүчеләр дә бар. Ире, хатыны бер-берсенә ярдәмләшеп эшли. Үз группалары һәркайсының,- ди хуҗалык җитәкчесе Рафис Миңнеханов.
Ферма мөдире Илхам Шәемов:
- Сыерларга иртән силос, көндез печән, кич сенаж бирәбез. Өч тапкырында да фураж. Ул бер сыерга 3 кило исәбеннән. Сөтенә карап та өстәлә, нәтиҗәдә 1 сыерга 5-6 килога кадәр җитә. Язын сыерларга шикәр җитми. Рационны тулыландыруда патока, барда кулланабыз,- дип, рационны баланслаудагы үзенчәлекләр белән таныштырды.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 11 апрель, 2012 28 (9673) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев