Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Тамыр“ хуҗалыгы басуларында чәчү эшләре гөрли

Быелгы яз үзенчәлеге белән шаккаттырды. Кыштан соң җәйгә күчтек. Язгы чәчү дә бераз соңарыбрак башланды. Әмма зыяны юк дип саный авыл хуҗалыгы белгечләре. "Таң", "Чишмә", "Тамыр", "Ташкын", Нур Баян исемендәге хуҗалыклар язгы чәчүгә оешкан төстә керештеләр. Районыбыз игенчеләре нинди шартларда да сыната торганнардан түгел. Без моңа "Тамыр" хуҗалыгы кырларына баргач,...

Быелгы яз үзенчәлеге белән шаккаттырды. Кыштан соң җәйгә күчтек. Язгы чәчү дә бераз соңарыбрак башланды. Әмма зыяны юк дип саный авыл хуҗалыгы белгечләре.
"Таң", "Чишмә", "Тамыр", "Ташкын", Нур Баян исемендәге хуҗалыклар язгы чәчүгә оешкан төстә керештеләр. Районыбыз игенчеләре нинди шартларда да сыната торганнардан түгел. Без моңа "Тамыр" хуҗалыгы кырларына баргач, янә бер кат инанып кайттык.
Хуҗалыкта күпьеллык үләнне тукландыру 16 апрельдә үк башлана. Ә язгы кыр эшләренең төп кампаниясе - чәчүгә 28 апрельдә керешкәннәр. "Тамыр" хуҗалыгында 4 бригада булып, Югары Богады, Яңа Җияш, Яңа Богады һәм Иске Богады өлешендә дә басу эшләренә бердәм төстә старт бирелгән. Югары Богады бригадасында чәчүне төгәлләп тә куйганнар инде. Хәзер икенче бригада басуларына күчкәннәр. Җир куенына орлык салу өчен һәркайсысында өчәр агрегат эшли. Хуҗалыкта 41 трактор булып, шуның 35е чәчүдә катнаша. Шулай ук, 9 орлык төягеч машина тартылган.
- Эшче көчләр җитә. Язгы кыр эшләрен үзебезнең көч белән башкарып чыгарга ниятлибез, - ди баш инженер Рәис Гыйльманов. - Техника үз вакытында ремонтлангач, ватылулар да юк. Бүгенге көндә икенче бригадада чәчү бара. Егетләр бик тырышлар. Иртә культуралар чәчүне 15 майга төгәлләргә исәплибез. Аннары соңгы культуралар - кукуруз белән рапс кына кала.
"Тамыр" хуҗалыгының чәчүлек мәйданы 6136 гектар тәшкил итә. Шуның күпьеллык үлән чәчелгән һәм пай җирләреннән тыш, 4 мең гектардан артык мәйдан төп чәчүлек җире санала. 1 мең гектардан артык мәйданда эш төгәлләнгән. 9 агрегатның 3есе тукландыруда катнаша. Арпа, бодай, солы, борчак культуралары чәчелә. Солы белән борчак игү бүген-иртәгә төгәлләнергә тора.
Яңа төр культуралар булдыруга махсуслашкан хуҗалыкның баш агрономы Нияз Әхмәтгалиев быел да сортларны яңартуга игътибар бирелгәнлеге турында әйтте. Бодай, вика, арпа сортлары яңартылган.
Механизатор Алмаз Сәмигуллин башта МТЗ-82 тракторы белән җирне ашлаган. Хәзер Челенджер агрегаты белән чәчүнең алгы сызыгында бара. Иртәнге алтыдан кичке сигезләргә тикле басуда трактор гөрелтесе тынып тормый. Техниканың куәтле, заманча булуы Алмаз кебек тырыш механизаторларны тагын да рухландырып тора.
Рәфит Габдуллин исә Югары Богады һәм Иске Богады фермалары мөдире булып хезмәт куя. Аның өчен терлекчелек тә, игенчелек тә бер дәрәҗәдә якын. Авыл хуҗалыгын шушы ике төп тармактан башка күз алдына китереп булмый. Язгы чәчү чорында ул орлык төягеч КамАЗ машинасына утыра. Иртәнге таң йокысын бүлеп, фермага бара, аннары кырга ашыга.
- Ике эшне бергә алып бару авыр түгел. Быелгы язны иртә килә дигәннәр иде, тик иртә килмәде. Ләкин бик нык соңарды дип тә булмый. Туфрак җитешкән. Көннәр матур тора, чәчүне дә, Алла боерса, тиз төгәлләрбез дип уйлыйм. Районыбыз игенчеләренә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим, - ди ул.
Сәгыйр Сабиров берүзе 4 тракторны ремонтлап чыккан. Иң күп мәйданнарны иңләүче дә ул. Хәзерге көндә ДТ-175 тракторы белән язгы бодай чәчүне башкара. Көненә 60-70 гектарда эш башкара. 1990 елдан бирле хуҗалыкта трактор иярләүче механизатор, күпьеллык күзәтүләреннән чыгып: "Көннәр кояшлы тора, әмма яңгыры да бик кирәк", - ди.
Габитҗан Әхмәтов, Марат Тимеров, шофер Илнур Әхмәтов белән алар, бер-берсе белән аңлашып, вакыт белән санлашмыйча хезмәт куялар. Техниканың туктап торуы вакытны әрәм итүгә тиң. Моны яхшы аңлаган игенчеләр җир куенына орлыкларны туфракның дымы беткәнче салып калырга ашыгалар. Шытымнары тигез, куе булып чыксын дип, буразнадан күзләрен дә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев