Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"Тамыр" комбайнчысы Рәмис Мирзаханов: Йоклап ятмасаң, иртә торсаң, була ул! (+видео, фотолар)

"Тамыр" хуҗалыгы комбайнчысы Рәмис Мирзаханов быелгы урып-җыюда район комбайнчылары арасында иң зур күләмдә эш башкаручыларның берсе- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча икенче мактаулы урында бара ул.

               Рәмис Мирзаханов менә бүген дә хуҗалыкның арпа басуында хезмәттәшләре белән алны-ялны белмичә хезмәт куя. Ярдәмчесе Рамил Мирзагалиев аның уң кулы. 

 

- Рәмис, шундый зур уңышка ничек ирешеп була?

 

- Йоклап ятмасаң, иртә торсаң, була ул!-дип җавап бирде Рәмис. 

           

         Рәмис туганнан бирле шушы басуларда дисәк тә ялгыш түгел. Мәктәптә укыганда ук әтисенең ярдәмчесе булып урып-җыю эшендә катнаша. Соңгы 7 елда кыр корабын үзе иярли. 5 ел "Дон" комбайны, аннан соң "Тукано" белән уракка керә ул

                 Бүген "Тамыр" хуҗалыгында көзге бодай, арыш, солы, борчак культуралары җыеп алып амбарларга урнаштырылган инде.

Баш агроном Нияз Әхмәтгалиев уртача уңыш 36 центнер, алга таба бу күрсәткеч тагы да артачак ди.

Көзге бодай чыгышы башкалардан аерылып тора- гектарыннан 39 центнер.

       "Тамыр"ның 6104 гектар мәйданны биләгән басуларының 30 процентында урып-җыю тәмамланган. Комбайнчылар Рәмис Мирзаханов, Рөстәм Мирзаханов, Айназ Арсланов, Рамил Мирзагалиев, Шамил Закиров үзләре иярләгән кыр кораблары белән һәр басуга күмәкләшеп чыгалар. Бер-берсеннән калышмыйча алтын бөртекләрне ил табынына озаталар. Икмәк ташуга билгеләнгән йөк машиналары шоферлары комбайнчылар эшенә тоткарлык тудырмый. Илсур Хамматуллин, Илшат Мортазин, Айрат Арсланов, Рушат Әскәров, Глүс Гарипов комбайннан агылган игенне амбарга илтә тора.

               Хуҗалыкта урып-җыю эшләре бетүгә басулар шунда ук көзге чәчүгә әзерләп куела, төп җир эшкәртү дә яхшы гына оешып киткән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022 Урак-2022 "Тамыр" хуҗалыгы "Тамыр" комбайнчысы Рәмис Мирзаханов