Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТАРИХНЫҢ ТЕРЕ ЧАГЫЛЫШЫ

Яңа Байсар клубы 1991 елда мәктәпкә янкорма буларак төзелгән. Шул көннән башлап, ул авыл халыкка хезмәт күрсәтә. Бүген инде клуб бинасы шактый искергән. Аңа җылылык та кермәгән. Чаралар оештырган вакытта тимер мичкә утын ягып, пушкалар ярдәмендә генә җылытыла. Тыштан да, эчтән дә шактый тузган, шыксыз бинага Әнвәр Вәлиев җан өргән. Болай дияргә тулы нигез бар. Чөнки әлеге клубны ул музейга әйләндергән.

Әнвәр абый Вәлиевнең исеме райондашларыбызга шактый таныш. Аның мәдәният өлкәсендә хезмәт куюына быел 45 ел була. Башта ул Иске Байсар клубын җитәкләде. Хәзер исә Яңа Байсар клубына күчкән.

Әлеге музейны үз күзләре белән күрүчеләр соклануын яшерә алмый. Клубның алгы өлешеннән үк экспонатлар белән тулган музей бер гасырлык тарихны үзенә сыйдырган.

– Мин элек-электән үк тарих белән кызыксындым. Кечкенә булса да, музей оештыру теләгем күптәннән бар иде. Быел тарихи вакыйгаларга да бай бит. ТАССР төзелүгә –100, Бөек Җиңүгә –75, район төзелүгә 90 ел тула. Шул уңайдан үзем эшли торган Яңа Байсар клубын кечкенә музейга әйләндерергә булдым. Экспонатларны тәртип белән,
фантазиямне эшкә җигеп, темалап урнаштырдым.

– Шушы кадәр байлыкны ничек туплап бетерә алдыгыз?

– Мин аларны электән үк  җыйдым. Кайда нәрсә күрәм, барысын да җыеп бардым. Өлкән буын кешеләре вафат булгач, балаларыннан: “Әти-әниләрегезнең борынгы әйберләре юкмы”, – дип сорыйм. Алар: “Юк бугай”, – диләр. Соңыннан шул әйберләрне чүплеккә чыгарып ташлыйлар. Яшьләр борынгы әйбер дигәндә, нәрсә турында сүз баруын аңлап бетермиләр. Кайберәүләргә бәлки кызык та тоелыр, тик мин чүплекләрдән шул әйберләрне алып кайтып, чистартып, шушы музейга урнаштырам. Аннан бирегә килгәч, бу әйбер бездә дә бар бит, диләр. Хәзер инде кайсы үзе китереп бирә, кайсын барып алам.

Чыннан да, нинди генә экспонатлар юк биредә. Тулы бер хәзинә алар. Аларны карап чыгарга гына да берничә сәгать кирәк. Әнвәр абый исә аларның һәрберсе хакында  тәмләп, тарихлары белән таныштыра-таныштыра сөйли дә сөйли.

– Гаҗәп хәлләр күп була ул, – ди, Әнвәр абый, иске китаплар торган шкафка ымлап. – Болар барысы да искечә язылган дога китаплары. Шуның берсен янгыннан соң таптым. Бер өй янган иде. Шуның хәрабәләре эченнән шушы китап килеп чыкты. Читләре янса да, язулары берни эшләмәгән. Газеталарны кисеп, ябыштырып, бераз төзәтештереп куйдым.

Музейда Бөек Ватан сугышы чорында килгән хатлар да урнаштырылган. Алардан әле дә булса сугыш исе аңкый кебек. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап махсус стенд та эшләгән.

– Музейга авылдашлар да, мәктәп укучылары да килә. Кызыксынып карап йөриләр. Кайдадыр аунап яткан иске әйбер үзе генә булганда әһәмиятен югалта. Ә аны музейга урнаштыргач, кызыклы экспонатка, тарихка әверелә. Яшь буынга шушы тарих турында мәгълүматны җиткереп каласы килә.

Бүгенге көндә Әнвәр абыйны экспонатларны кую өчен урын аз булу борчый. Ярдәм булып, терәлеп торган мәктәп бинасының түбәсен алыштырып, ремонтлаган очракта, музейны шунда күчереп булмас идеме икән дип тә хыяллана ул.

Гомумән, Иске Байсар җирлегендә тарихи биналар шактый. Бу хакта Әнвәр абый үзе дә искә алды.

– Бездә тарихи-мәдәни обьектлар бик күп. Андрей байның кибетләре, йортлары бар, хастаханәнең барлык биналары шуларга керә. Мәчтидәге дворяннар йорты бар иде. Соңыннан ул ятим балалар йорты булды. Яңадан аны хастаханә иттеләр. Ул беткәч, Байсарга балалар бакчасы итеп күчереп салдылар. Аны да өченче ел тарихи-мәдәни обьектлар исемлегенә керттердем. Бүген ул хуҗалыкның ашханәсе ролен үти. Хуҗалык яңа ашханә төзи. Аны тәмамлап,  эшли башласа, музейны шул бинага күчерергә дигән өмет тә бар.  

– Әнвәр абыйның хезмәтен бәһаләп бетерерлек түгел. Аны аяклы тарих дияргә кирәк. Шушындый район үзәгендәге музейга тиңләрлек музей оештыруы ихтирамга лаек. Аңа киләчәктә дә
уңышлар телисе килә, – ди район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова.  

Әле Әнвәр абый кебек шушылай тарихны булдыруда янып-көеп йөри торган кешеләр булганда, яшьләребез дә үткәнебез хакында онытмаслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев