Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Ташбака“ бу юлы ял итә

Терлекчелек тармагының ел башыннан алып узган 2 айның да нәтиҗәләренә багышланган сөйләшү Нур Баян исемендәге хуҗалыкта узды. Терлекчелектә генә түгел, гомумән һәр өлкәдә яңарыш белән яшәүче җирлек, шөкер, кунаклардан өзелми. Районның бар хуҗалыкларыннан да бирегә җыйналган җитәкче-белгечләр, гадәттәгечә, тармакка күзәтү ясадылар. Көн кадагында-малларга дөрес тәрбия бирү, продукция җитештерүне арттыру һәм...

Терлекчелек тармагының ел башыннан алып узган 2 айның да нәтиҗәләренә багышланган сөйләшү Нур Баян исемендәге хуҗалыкта узды. Терлекчелектә генә түгел, гомумән һәр өлкәдә яңарыш белән яшәүче җирлек, шөкер, кунаклардан өзелми.
Районның бар хуҗалыкларыннан да бирегә җыйналган җитәкче-белгечләр, гадәттәгечә, тармакка күзәтү ясадылар. Көн кадагында-малларга дөрес тәрбия бирү, продукция җитештерүне арттыру һәм аның сыйфатын булдыру. Шулай ук терлекләрне бәйсез асрауның уңай яклары да кат-кат ассызыкланды. Кызганыч: авыл хуҗалыгында яңалык һәрвакытта да бусагада озак таптанып тора. Нур Баян исемендәге хуҗалыкның уч төбедәй биләмәләрен күзаллагач, мөмкинлек юк дип авыз тутырып әйтеп булмый, күпләр иркен яши. Әмма барыбер дөньяны искелек белән алып баруны хуп күрәләр. Билгеле, күбесе җитәкчедән торса да, хуҗалыкта көч куйганнарның да әллә ни яңалыкка омтылмавы көн кебек ачык. Эшче кулларның картаеп баруы да моңа бәлки сәбәптер, чөнки хуҗалыкта эшләүче яшьләрне район буенча бармак белән генә санарлык.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 14 март, 2012 20 (9665)санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев