Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Ташкын”- төзелешләр ташкынында (фотолар)

Бүген ел ахырында һәркем, һәр коллектив башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясый, уңышларны барлап килчәккә планнар билгели. Районыбызның “Ташкын” хуҗалыгы өчен агымдагы ел төзелешләре белән истә кала.

             Терлек баш саннарын арттыру максаты үз кагыйдәләрен куя.

Сыйфатлы азык әзерләү көн кадагында. Моның өчен “Азык үзәге” төзегәннәр. Аны заманча җиһазландырачаклар. Шулай ук терлек азыгын сакларга баз ясалган. Бөртеклеләрне дә киләчәктә үзләрендә саклауны оештырачаклар. Иске Байсарда һәм Чишмәбашта махсус склад сафка баскан. Икмәк җилгәрү агрегатларын яңартканнар, кайберләренә капиталь ремонт үткәрелгән.

Шулай ук амбарлар биләмәсен тулысынча яңа коймалар белән әйләндереп алганнар. 


         Роботлаштыруны хуҗалык эшчәнлегенә актив керткәнлектән биредә җитәкче Рәүхәт Салихҗанов әйтмешли, аяк астында буталып йөргән артык кешеләр юк. Һәркем үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Инде бу эшне җайга салга салдык дигәндә генә лейкоз авыруы баш саннарын киметергә мәҗбүр иткән. Яз көне 246 баш сыерда кан чире чыккач, күбесен тапшырганнар. Тагын 46 малны җибәрәселәре бар.


-    Авыру сыерларны каплатмадык, бозаулар тумады. Шулай булгач сөтебез дә юк. Терлекләрне яңарту максатыннан яңа маллар алып кайттык. Алар гыйнвардан март аена кадәр бозауласа, сөтебез була дигән сүз,- ди Рәүхәт Салихҗан улы.


            Быелгы уңыштан да канәгать түгел хуҗалык җитәкчесе. Һәр гектар мәйданга 76 килограмм исәбеннән җир сые керткәннәр. Ә уртача уңыш 41 центнер булган. Сәбәбе- җәен икмәкләр үскән вакыттагы корылык. Районның башка җирлекләрендә яңгыр яуганда да Байсар, Чуракай якларында бер тамчы да төшмәгән. Ә менә көнбагыш өметләрне аклаган, 260 тонна айбагарны сатып хуҗалык кассасын баетканнар. Рапсның бераз бәясе күтәрелүне көтәләр.


           Хуҗалык җитәкчесенең уң куллары булган баш агроном Фагыйтьҗан Хаҗиев белән баш инженер Салават Исламов “Ташкын” хуҗалыгында узган гамәли киңәшмәдә үз юнәлешләре буенча җентекле анализ ясадылар. Фагыйтьҗан Хаҗиев хуҗалыкның кыр картасын ясаган, һәр басуның күпме уңышка ия икәнлеге һәм башка бик күп мәгълүмат туплаган бу карта үзе үк фәнни ачышка тиң.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев агрономнан җире ачы булган басу мәйданнары турында сорады. Бу юкка гына түгел. Тиздән районда җирләрнең ачылыгын бетерү өчен известьлау башланачак. Башка хуҗалык җитәкчеләренә әлеге эшнең тәртибе аңлатылды. 


Нәфис Әзһәм улы “Ташкын”дагы техникаларны ремонтлау пунктын өлгегә куйды. Механизаторлар өчен яңа төзекләндерхү пункты ясаганнар. Уртада калай мич бөтен бүлмәне җылыта. Биредә менә шундый уңайлыклар тудырылганга техника ремонты яхшы гына оешып киткән.

Комбайннан алып төрле агрегатларны ремонтлап чыгу өчен 12 миллион сум ачка кирәк.

Салават Исламов “Запас частьларны акрынлап сатып алабыз, чит ил техникларына Россиядә эшләнгәннәрен дә куярга туры киләчәк”, -дип проблемаларсыз эшләү юллары турында тәҗрибә уртаклашты. 


Нәфис Сәлимгәрәев “Росагролизинг” программасы буенча яңа техникалар сатып алу, техник карау буенча яңалыкларны җиткерде. Ремонт эшләренең барышы белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да кызыксына. 5 декабрьдә министрлык комиссиясе барлык хуҗалыкларны карап чыгачак.


Район башлыгы Ленар Зарипов “Ташкын” хуҗалыгы эшчәнлегенә яхшы бәя бирде. Җитәкче Рәүхәт Салихҗановка мобилизацияләнгән ир-егетләргә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Өлешчә хәрби хәрәкәткә киткән ир-егетләрнең әниләре шушы хуҗалыкта терлекчелектә эшлиләр. Аларга да игътибар күрсәтелә, ә егетләргә 30ар мең сум күләмендә акчалата булыканнар. Авыл мәдәният йортында узган хәйрия концертында да халык актив катнашып үзеннән саллы гына өлеш керткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев