Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Ташкын» хуҗалыгында күрсәтмә карау: Төзек техникада сәламәт механизатор эшләргә тиеш!

Бүген «Ташкын» хуҗалыгында язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларга күрсәтмә карау узды.

 

 Районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, баш инженерлар, остаханә мөдирләре, бригадирлар, кыр эшләрендә катнашачак механизатор-шоферлар хуҗалыкның үрнәк эш тәҗрибәсе белән танышты. Семинар эшенә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килгән иде. Карауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелек итте. 

"Ташкын" хуҗалыгы язгы кыр эшләренә 21 берәмлек трактор һәм 10 берәмлек тагылма корал белән керергә җыена. Бүген аларның барысы да күрсәтмә карауларга әзерләп тәкъдим ителде. Хуҗалык М 7 трассасы янына бик якын урнашкан. Шунлыктан техник куркынычсызлык таләпләрен механизаторларга аеруча төгәл үтәргә кирәк. Техник караулар барышында нәкъ менә иминлекне тәэмин итү җентекләп тикшерелә дә инде. 

Караулар барышында төп игътибар техникалар һәм агрегатларның төзеклегенә юнәлдерелде.

Моңа тормоз, идарә итү системалары, тышкы яктылык приборлары, пыяла чистарткычлар, двигатель, тәгәрмәч-шиналар төзеклеге һәм башкалар керә. Болардан тыш, һәр транспорт чарасының янгын куркынычсызлыгы, беренче ярдәм күрсәтү чаралары белән тәэмин ителгән булуы шарт. Техник карау узганнан соң да хуҗалыкларның механиклары кече карауларны оештырып техникаларның төзеклеген даими тикшереп торырга бурычлы. Машиналар гына түгел, механизаторларның да сәламәтлеге дә көн саен күз уңына алына.

"Ташкын" хуҗалыгы идарәчесе Салават Исламов машина-тракторларның төзеклеге, иминлеге өчен җавап бирүче махсус инженер-технолог вазифасы булдырылуын әйтте. Һәр иртәдә инженер-технолог техника куркынычсызлыгы кануны нигезендә машина-тракторларны барлап эшкә озата. Төзек техникада сәламәт механизатор эшләргә тиеш, ди Салават Исламов.

Шушы максаттан хуҗалыкның шәфкать туташы хезмәтчәннәрнең медицина каравын үтү турындагы белешмәсен карап, кан басымын үлчәп, алкоголь тестеры белән тикшереп, эшкә чыгарга рөхсәт биргәч кенә шофер -механизатор руль артына утыра ала. Баштарак мондый контрольне хезмәтчәннәр кабул итеп бетерә алмаса да, соңрак үзләре үк сәламәтлекләренә игътибарны арттырганнар. 

Техник караулар  вакытында семинарда катнашучыларга быелгы язгы кыр эшләрен башкарачак техникаларга карата куелган таләпләр турында аңлатылды. Узган елгы кимчелекләргә анализ ясалды, башка аларны кабатламау кирәклеге ассызыклап әйтелде. Узган ел райондагы барлык машина-трактор, тагылма коралларның 92 проценты техник карау узып басуларда хәрәкәт иткән. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов техник карау вакытында машина- тракторларның матур, ялтыравык төсләргә генә буялуы күздән кичерелми, ә эш дәверендә фаҗигаләр килеп чыкмаслык дәрәҗәдә төзек булуы исәпкә алына, диде.

Районда механизаторларга кытлык дип булмый. Әмма бер механизатор 2-3 техникага җаваплы. Шуңа күрә ныклы игътибар таләп ителә. Соңгы еллардагы үзгәрешләргә килгәндә, энергия куәтлелеге зур булган техникалар артканнан-арта. Аларга тиешенчә сервис хезмәте күрсәтү көн кадагына баса. Моның буенча механизаторларга укулар үткәрелә. 

Районыбызның ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев та юлларга транспортларны- трактор, чәчкеч, йөк машинасы, җиңел машинамы карап чыгарырга кирәклегенә басым ясады. Тышкы, габарит, тормоз утларының төзеклеге бигрәк тә төнге вакытта юлларда йөрүче техникалар өчен мөһим. Тормоз, руль системалары дөрес халәттә булырга тиеш. 2023 елда  аграр берләшмәләрнең һәм шәхси хуҗалыкларның тракторлары катнашында берничә юл-транспорт фаҗигасе теркәлә. Кайбер механизаторлар йөртү таныклыгы булмыйча юлга чыккан, ә беришләре исерек хәлдә руль артына утырган. Ренат Радик улы аграр тармак җитәкчеләренә мондый хәлләрне булдырмаска, техникаларны, хезмәтчәннәрне контрольгә алырга кушты. Күрсәтмә техник караулар үткәрелгән "Ташкын" хуҗалыгына карата ЮХИДИ хезмәткәрләренең дәгвалары булганы юк, диде баш инспектор. 

Техник карау графигы төзелеп хуҗалыкларга бу хакта җиткерелде. Караулар 18 марттан  10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Актаныш районына техник карау үткәрергә 5 апрельдә киләчәк.

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев