Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә хәстәрлекне тикшерде

     Бүген, 3 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан төзелгән комиссия районыбыз хуҗалыкларының терлек азыгы хәстәрләүгә әзерлеген тикшерде.

            Комиссия составында министрның техника буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлек мөдире Солтан Латыйпов район хуҗалыклары әзерлеген уңай бәяләде.

                Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы тармагы алдына ике еллык мал азыгы әзерләү бурычы куя. Быелгы һава торышы максатка ирешергә тулы мөмкинлек бирә.

Реклама


- Узган ел бик коры килде, шуңа бәйле рәвештә терлек азыгы  кайбер хуҗалыкларда җитәр-җитмәс әзерләнде. Кичә Әтнә, Биектау районнарының әзерлеген карадык. Бүген Минзәлә һәм Актаныш районындагы әзерлекне тикшердек. Без күздән кичергән Актаныш районындагы 8 хуҗалыкта да әзерлек бик яхшы. Терлек азыгы әзерләү техникалары техник күзәтү узган. Механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Терлек азыгы культураларын җыеп алырга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Район башлыгы Энгель Фәттахов һәм башка җитәкчеләр авыл хуҗалыгы тармагын ныклы игътибарда тоталар. Теләк-тәкъдимнәрен министрлыкка җиткерәләр, аларга нигезләнеп эшебезне тагы да нәтиҗәлерәк итеп оештырабыз. Актаныш районы бу уңайдан башка районнарга үрнәк,- диде Рафаэль Мәхмүт улы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев