Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстан галимнәре «ТАССРның 100 еллыгы» дип исемләнгән яңа бодай сортын чыгарды

Яңа сорт катлаулы комбинацияле, ул авыруларга бирешми һәм югары уңдырышлылыгы белән аерылып тора

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бодай сорты чыгарган.

«Безнең максат икмәк пешерү өчен аксым һәм клейковинасы югары булган, йомшак сортны чыгару иде. Нәкъ менә шундый бодайга экспорт базарында ихтыяҗ зур», — дип сөйли фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров.

Яңа төр бодай сортын институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нурания Василова чыгарган.

«ТАССРның 100 еллыгы» бодай сортының составында «Әмир», «Радуга» һәм башка бодай  сортлары бар. Яңа сорт  авыруларга бирешми һәм бик яхшы уңыш бирә.

Хәзерге вакытта институт шәмәхә бөртекле «Надир» дигән бодай сортын сыный.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев