Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстан районнарында үсемлекчелек тармагы буенча башкарыла торган эшләргә йомгак ясалды

Шулай ук 2017 елга үсеш планнары да билгеләнде. 2016 елның 17 ноябреннән 23 ноябренә кадәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнарда һәм инвесторлар тарафыннан агымдагы елда үсемлекчелек тармагы буенча башкарыла торган эшләргә йомгаклар ясау һәм 2017 елга үсеш планнары буенча киңәшмәләр узды. Киңәшмәләр ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Шулай ук 2017 елга үсеш планнары да билгеләнде.
2016 елның 17 ноябреннән 23 ноябренә кадәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнарда һәм инвесторлар тарафыннан агымдагы елда үсемлекчелек тармагы буенча башкарыла торган эшләргә йомгаклар ясау һәм 2017 елга үсеш планнары буенча киңәшмәләр узды. Киңәшмәләр ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә үтте. Бу хакта аграр ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараларда районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм игенчелек буенча консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе һәм агрохимик хезмәтләр вәкилләре катнашты.
Бүгенге көнгә баланс комиссиясе аша 17 район һәм «Красный Восток-Агро» ИК ҖЧҖ узды. Докладлар һәм һәм мәгълүматлар тыңланганнан соң, районнарның һәм хуҗалыкларның үсемлекчелектәге эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, 2017 елга үсеш нокталары билгеләнде, җитештерү күләмнәрен арттыру өчен үсеш агымдагы елга караганда 10 процентка артыграк итеп планлаштырыла.
Әтнә, Теләче һәм Саба муниципаль районнары җентекле анализ ясаганнар, бу эшкә Алексеевск, Бөгелмә һәм Актаныш муниципаль районнары җавапсызрак караганнар. Барлык районнарга хуҗалыкларда шундый баланс комиссиясе үткәрергә, үсемлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру мәсьәләләрен җентекләп карарга, чәчүлек мәйданнары структурасын оптимальләштерергә, минераль ашламалар белән тәэмин ителешкә, сортлар сайлауга, югары репродукцияле орлыклар сатып алуга, шулай ук язгы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен финанс ресурсларына ихтыяҗны билгеләүгә аерым игътибар итәргә тәкъдим ителде.
Калган муниципаль районнар һәм инвесторлар вәкилләрен тыңлау буенча шундый киңәшмәләр декабрь аенда узачак.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/25/130257/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев