Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе хуҗалык техникаларының саклауга куелуын югары бәяләде

2022 елның урып-җыю компаниясен уңышлы тәмамлап, алдагы елның кыр эшләренә техникаларны әзерләү башланып китте. Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, Казан Дәүләт аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларына тикшерү белән килде.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җибәрелгән комиссия әгъзалары район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, район дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов белән традицион тикшерү вакытында авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую, ремонт барышын карадылар. 

             -  Актаныш районында бик еш булам. Сездә элек-электән килгән  тәртип бар. Машина-тракторларны техник таләпләр кушканча саклауга куялар. Сакчыл караш һәр хуҗалыкта сизелеп тора. Беркайчан да техника ремонтлау буенча районда проблема күргәнем юк. Ремонт базалары сакланган, эретеп ябыштыру хезмәте яхшы эшли, күп кенә машиналар инде төзекләндерелгән. Килеп терәлгәч кенә төзекләндереп булмый. Менә шундый җылы гаражларда мастерскойларда эш дәвам итә. Район җитәкчелегенең таләпне дөрес итеп куюы сизелеп тора. Язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында механизаторлар өчен дә укулар оештырылачак,-  ди  Наил Хәмидуллин. 

           Наил әфәнде форсаттан файдаланып районыбыз яшьләрен аграр университетка укырга чакырды. Уку-укыту гына түгел, хәзер читтән килүчеләргә тәгаенләнгән тулай торак та заманча биредә. "Тулай торак быелгы төзекләндерүдән соң кунакханә кебек матурланды", ди Казан кунагы. Хәзерге вакытта университетта Актаныштан 2егермедән артык студент белем ала, читтән торып укырга керүчеләр дә арткан. 

            Наил Хәмидуллин районыбыз хезмәтчәннәренең беркайчан да авырлыклар алдында сынатмавын искәртте. Мәсәлән, илдә барган вәзгыять аркасында чит ил техникаларына запас часnьлар кайтарту кыенлашкан вакытта да оста куллар аптырап калмаган. Сатуда булмаган запас частьларны үзләре ясый башлаган. 

Нур Баян исемендәге хуҗалыкта, мәсәлән, чит ил агрегатларының чәчкечләренә җайланманы осталар үзләре коеп куйган.

               Районыбызның "Чишмә" хуҗалыгы машина-тракторлары, комбайннарының кышка әзерлеге дә комиссия тарафыннан югары бәяләнде. Комиссия әгъзалары хуҗалык җитәкчесе Рәфикъ Сәхабетдинов белән хуҗалыкның бүгенге яшәешен тагы да яхшырту буенча киңәшләште.  

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев