Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстанда 65 мең шәхси хуҗалык субсидия алачак

Әлеге максаттан гомуми күләмдә 360 млн сум акча каралган. Татарстанда савым сыер һәм кәҗә тоткан 65 мең шәхси хуҗалык бер тапкыр бирелә торган субсидия алачак. Бу сөткә сатып алу бәяләре төшү уңаеннан каралган чара. "Татар-информ"га бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җиткерде. "Татарстан Президенты тарафыннан...

Әлеге максаттан гомуми күләмдә 360 млн сум акча каралган.
Татарстанда савым сыер һәм кәҗә тоткан 65 мең шәхси хуҗалык бер тапкыр бирелә торган субсидия алачак. Бу сөткә сатып алу бәяләре төшү уңаеннан каралган чара. "Татар-информ"га бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җиткерде.
"Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр бирелә торган субсидия бүлү турында карар кабул ителде. Бер сыер тотучыларга субсидия күләме 2 мең, ике сыер асраучыларга 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк булганда 4 мең каралган. Субсидияләр февраль аенда түләнәчәк", - дип хәбәр итте министр урынбасары.
Ул әлеге максаттан гомуми күләмдә 360 млн сум акча каралганлыгын әйтте. 335 млн сум акча шәхси хуҗалыкта сыер тотучыларга, ә калганы 1 башка 1 мең исәбеннән савым кәҗә асраучыларга биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев