Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Казанда - ун, Чаллыда өч мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. 16 сентябрьдән Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде. Киңәшмәне ачып, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең инде традициягә керүен...

Казанда - ун, Чаллыда өч мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк.
16 сентябрьдән Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде.
Киңәшмәне ачып, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең инде традициягә керүен һәм быел да алар өчен мәйданнар әзер булуын җиткерде.
Казанда ярминкә ун мәйданда эшләячәк. Аерым алганда, алар "Казан" агропромпаркында, "Бәхетле" гипермаркетлары янында (Ямашев ур., 71а һәм Ленинградская ур., 27), Липатов урамы, 7нче йорт янында, "Җиләк бистәсе" сәүдә үзәге янында, Чех базары артында, Мәскәү базарында, "Чулпан" мәдәни үзәге янында, Тимер юлчылар мәдәният йорты янында, шулай ук "Яңа Тура" технополисында оештырыла.
Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре өч мәйданда эшләячәк. Биредә Комсомол районында яңа мәйдан булдырылган - быел ярминкә Габдулла Тукай урамы, 16нчы йорт янында уза. Тагын бер мәйданда - Г. Камал исемендәге бульварда үтәчәк. Биредә шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясен Азнакай, Мөслим районнары тәкъдим итәчәк, дип җиткерде Титов.
Ярминкәләрдә ветеринария хезмәте белгечләре күзәтчелек итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев