Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә кулай бәягә азык-төлек тәкъдим ителә

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Актанышта да өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә үтәчәк! 30 сентябрьдә, шимбә көнне, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанда ярминкә, алдагы шимбәдәге кебек, шул ук 10 урында...

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Актанышта да өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә үтәчәк!
30 сентябрьдә, шимбә көнне, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда ярминкә, алдагы шимбәдәге кебек, шул ук 10 урында була.
Совет районында "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр урамы 2); Дәрвишләр бистәсендәге базар территориясендә (Липатов ур 7); Яңа Савин районының "Бәхетле" гипермаркеты каршындагы сәүдә мәйданчыгында (Ямашев проспекты 71а); Авиатөзелеш районындагы "Бәхетле" гипермаркеты каршындагы сәүдә мәйданчыгында (Ленинград урамы 27); Мәскәү районындагы Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягындагы базарга якын мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин.
Киров районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ике мәйданчыкта оештырылачак: "Җиләкле бистә" сәүдә үзәге (Краснококшайская урамы 152/2) һәм Юдино бистәсе (Ильич урамы 1).
Казанның Вахитов районында ярминкәләр шулай ук ике мәйданчыкта - Чехов базары артындагы парковкада (Достоевский урамы), Кәрим Тинчурин скверындагы мәйданда тәкъдим ителә.
Идел буе районында " Чулпан" мәдәни үзәге (Җиңү проспекты 48 а) янындагы мәйданчыкта да авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәләрдә республика агросәнәгать комплексының күпләп җитештерү оешмалары да катнаша.
Чаллының өч мәйданчыгында: Габдулла Тукай яр буе урамында ("Төзүче" стадионы), Галиәсгар Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм Шамил Усманов урамында (Пушкин урамыннан Вахитов проспектына кадәр) ярминкәләр оештырылачак.
Моннан тыш, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге "Яңа Тура" технополисы территориясендә дә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү оештырылачак.
Азык-төлек сәүдә нокталарына карганда, 20 - 30 процентка кимрәк бәядән тәкъдим ителә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев