Актаныш

Татарстанда иң күп һәм иң аз ашлама туплаган районнар мәгълүм — исемлек

Республика күләмендә бу сан 146,5 мең тонна тәшкил итә. Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерләнү дәвам итә. Шул исәптән, ашлама запасын туплау буенча да. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 24 мартта Татарстанда 146,5 мең тонна минераль ашламалар тупланган. Бу, көзен керткән ашламаларны да исәпкә алып, гектарына уртача 51...

Республика күләмендә бу сан 146,5 мең тонна тәшкил итә.
Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерләнү дәвам итә. Шул исәптән, ашлама запасын туплау буенча да.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 24 мартта Татарстанда 146,5 мең тонна минераль ашламалар тупланган. Бу, көзен керткән ашламаларны да исәпкә алып, гектарына уртача 51 кг туры килә, дигән сүз.
Минераль ашламаларны туплау буенча Татарстанда беренчелек Зәй районында. Биредә гектарына 119 кг ашлама сатып алганнар. Сарманда 98,6 кг, Тәтештә 83,1 кг, Әтнәдә 82,4 кг, Актанышта 73,4 кг, Балтачта 70,1 кг, Буада 69 кг, Тукай районында 65,5 кг.
Моннан тыш, Нурлатта тупланган ашлама күләме 57,4 кг, Биектауда 54,6 кг, Азнакайда 54,4 кг, Питрәчтә 54 кг, Мөслимдә 52,7 кг, Кукмарада 52,1 кг, Әлкидә 51,7 кг, Сабада 51,3 кг тәшкил итә.
Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов сүзләренчә, Зәйдә ашлама күп булуы шикәр чөгендере мәйданнарының зурлыгы белән аңлатыла. "Бездә төрле технологияләр ярдәмендә сугарыла торган басулар бар. Гектарыннан 35 центнер уңыш бирә торган басуларга бер төрле күләмдә, 45 центнер бирә торган басуларга икенче күләмдә ашлама кертелә. Шул рәвешле, уртача күрсәткеч 119 кг чыга. План буенча, 120 кг-га җиткерергә ниятлибез", - диде Атлас Галиәхмәтов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
Әгерҗе исә, киресенчә, республика күләмендә иң аз күләмдә ашлама тупланган районнар исемлеген җитәкли. Биредә гектарына бары 19,5 кг гына минераль ашлама тупларга өлгергәннәр. Чирмешәндә һәм Кама Тамагында бу сан 26 шар кг, Яңа Чишмәдә 29,1 кг, Яшел Үзәндә 30 кг, Минзәләдә 30,6 кг, Баулыда 27 кг тәшкил итә.
Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәрит Кыямов сүзләренчә, районда 5 ләп эре хуҗалык әлегә бу максатларга кредит алырга өлгермәгән. Кредитлар бирелүгә, алар ашлама сатып алачак, дип вәгъдә бирде идарә җитәкчесе. Аның сүзләренчә, Яшел Үзән басуларына кимендә гектарына 50 кг ашлама кертеләчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: