Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстанда иң кыйммәтле сөт - Актанышта, иң арзанлысы – Арчада

Республика хуҗалыкларыннан сөтнең литрын 27,32 сумнан, 20,50 сумнан сатып алалар. Республикада сөт бәяләре иң югары һәм иң түбән булган районнар исемлеге тәгаенләнде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда сөт сатып алу буенча иң югары бәя Актаныш районының "Актаныш" агрофирмасында куелган. Актаныш районының "Касымовский" сөт заводы хуҗалыктан сөтне...

Республика хуҗалыкларыннан сөтнең литрын 27,32 сумнан, 20,50 сумнан сатып алалар.
Республикада сөт бәяләре иң югары һәм иң түбән булган районнар исемлеге тәгаенләнде.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда сөт сатып алу буенча иң югары бәя Актаныш районының "Актаныш" агрофирмасында куелган. Актаныш районының "Касымовский" сөт заводы хуҗалыктан сөтне 27,32 сумга сатып ала.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сүзләренчә, сөтне шундый югары бәядән сатып алу сәбәбе чималның майлылыгы һәм аксым дәрәҗәсенә бәйле. "Район тарафыннан бәяләр контрольдә тотыла. Район республика буенча да ярыйсы югары күрсәткечләргә иреште. Хәзергә бездә 160 мең тонна сөт җитештерелә", - диде идарә җитәкчесе. Аның сүзләренчә, шәхси хуҗалыктан җыела торган сөт бәясе моңа кадәр бик югары булмаган. Якын арада шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт бәясен 19 сумга күтәрергә ниятлиләр.
Иң түбән бәяләр исә Арча районының "Северный" хуҗалыгында күрсәтелә. Биредә сөтне 20,50 сумнан "Арча" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә саталар.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/25/128455/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев