Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстанда урып-җыю чорында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителде

1 августтан Татарстан районнарында уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы игълан ителде, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Бәхетсезлек һәм үлем очраклары килеп чыккан агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклау буенча планнан тыш күчмә киңәшмәләр үткәрү планлаштырыла. Тикшерү нәтиҗәләре һәм...

1 августтан Татарстан районнарында уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы игълан ителде, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Бәхетсезлек һәм үлем очраклары килеп чыккан агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклау буенча планнан тыш күчмә киңәшмәләр үткәрү планлаштырыла. Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозу очраклары буенча хезмәтне саклау шартларын яхшыртуда чара планы төзүдә методик ярдәм күрсәтеләчәк. Авыл хуҗалыгындагы хезмәтне саклауда кертелгән яңа кагыйдәләр нигезендә, планнан тыш инструктажлар һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләре буенча белемнәре тикшереләчәк, диелә хәбәрдә.
Айлык республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе, Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе һәм Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы профсоюз комитеты белән берлектә уздырыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев