Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстанда хайваннарның инфекцион чирләре таралуны кисәтү актив бара

2023 елда Татарстанга рәсми рәвештә баш эре мөгезле терлек 54,1 мең кайтарылган. Татарстанга терлек һәм кош-корт рәсми документларсыз кертү очраклары күп булуы хакында матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Әлеге күренеш исә төрле авырулары таралуга да сәбәпче.

«Ящур, бруцелёз һәм чучкаларның «африка чумасы» кебек мал авырулары көн үзәгендә кала. Әлеге авырулар Татарстанга тирә-як регионннардан мал сатып алганда яный. Кызганычка каршы, терлекләрне сату белән шөгыльләнүче затлар республикага күп терлек һәм кош-кортларны рәсми булмаган рәвештә кертә. Бу җәһәттән аларга заманча цифрлы технологияләр ярдәмгә килә. Игъланнар буенча сатып алучылар чит төбәкләрдән рәсми документсыз алып законны да боза», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габдулхак Мотыйгуллин.

Хайваннарның аеруча куркыныч йогышлы авырулары буенча дөньядагы эпизоотик вәзгыять белгечләрне борчуга сала. Ә Татарстанның Россиянең барлык регионнары белән тыгыз икътисади элемтәләре бар. Димәк, эре мал һәм кош-корт сатып алу да актив бара. Узган ел Татарстанга рәсми рәвештә 54,1 мең баш эре мөгезле терлек кайтарылган, шул исәптән 5 мең баштан артык чит ил терлеге. 

Төлкеләрне ату эше моңа ярдәм итә. Хайван котыруы булмасын өчен, план буенча 10 мең төлкене атарга план куелган. Район ветеринария хезмәтләре хуҗалыктагы акчадан аучыларга бер төлке башына 500 сум түлиләр. Нәтиҗәдә, республикада узган ел һәм бу ел башыннан кыргый хайваннар арасында котыру очраклары теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев