Актаныш

Техник караулар башланды

Авыл хуҗалыгында көзге кыр эшләре төгәлләнергә өлгерми, инде киләсе елның язгы чәчүләре өчен әзерлек башлана. Авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, кыр эшләрен хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгу - һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче техник караулар да шул нияттән үткәрелә. Ә инде бер...

Авыл хуҗалыгында көзге кыр эшләре төгәлләнергә өлгерми, инде киләсе елның язгы чәчүләре өчен әзерлек башлана. Авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, кыр эшләрен хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгу - һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче техник караулар да шул нияттән үткәрелә. Ә инде бер хуҗалыкта күрсәтмә техник карау башкаларга үрнәк күрсәтү максатыннан оештырыла. Аның быелгысы "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендә хуҗалыкларның баш инженерлары, МТП җитәкчеләре, бригадирлар һәм һәр хуҗалыктан ике механизатор катнашында уздырылды.
Техник караулар үткәрү буенча таләпләр елдан-ел катгыйлана бара. Шуның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле фаҗигаләр саны кимесә дә, әле тынычланырга иртәрәк. Чөнки соңгы 14 елда гына да республика буенча (трактор астында калып, юлдан төшеп китеп, электр линияләренә эләгеп, башка саксызлык нәтиҗәсендә) механизаторларның үлеме белән төгәлләнгән 207 фаҗига теркәлгән.
- Узган ел язгы-көзге кыр эшләрен хәвеф-хәтәрләрсез генә төгәлләдек. Быел да техника белән бәйле фаҗигаләр килеп чыкмасын, кешеләребезне югалтмыйча гына зур һәм җаваплы кампанияне башкарып чыгарга язсын иде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов.
- Һәр фаҗига артында кеше факторы яисә техник төзексезлек тора. Әлеге техник караулар да шушы кимчелекләрне булдырмау максатыннан оештырыла, төрле аңлату чаралары алып барыла. Безнең төп максат - тракторларны, тагылма коралларны хәвефсезлек таләпләренә китереп бетерү, - ди район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов. Шулай ук, тиешле кәгазьләрнең тәртиптә булу зарурлыгын һәм эшкә кузгалыр алдыннан һәр механизатор медицина күзәтүе узарга тиешлеген дә ассызыклады.
Чынлап та, техника саны елдан-ел арта һәм алар заманлаша бара. Аларны иярләү өчен белемле механизаторлар һәм уңай эш шартлары тудыру кирәк. Әгәр хезмәткәрләргә тиешле шартлар тудырылмаса, тракторларны иярләрдәй яшьләрне эшкә тарту авыр булачак.
"Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсенә килгәндә, биредә машина-трактор паркы белән 2011 елдан Эльмира Гыйзетдинова җитәкчелек итә. Аның кул астында, шоферларны да кертеп, 35 механизатор эшли. Эшчеләргә тиешле эш шартлары тудыру буенча җитәкчелек тарафыннан хәрәкәт башланган. Яңа гараж төзелә. Анысына җылылык та кертелер дип ышаналар. Техниканы юдыруны да көйләгәннәр. Ә юылган техниканың буялмаган, төзек булмаган урыннары ачык күренә. Аларны төзәтүе дә җиңеләя.
- МТП мөдире булып эшләүче хатын-кызлар бик сирәк. Көчле затларны тыңлату авыр түгелме? - дип кызыксынуыбызга:
- Бер тапкыр да кыерсытканнары да, начар сүзләр белән эндәшкәннәре дә юк. Бар сүземне тыңлыйлар. Техника ремонтын да вакытына төгәлләделәр. Минем механизаторларга рәхмәтем зур, - диде ул.
Күрсәтмә техник карауга агрофирманың Киров һәм Олыимән бүлекчәләреннән барысы 28 трактор, 18 йөк машинасы, 8 махсус машина һәм белгечләрнең барлык машиналары да чыккан иде. Аларны махсус приборлар ярдәмендә комиссия карап чыкканнан соң, ике тракторның руль системасын, бер тракторның тәрәзә чистарту җайланмасын карап бетерергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Башка тракторлар техник карау үтәргә әзер диделәр.
Техника ремонтлау өчен җитәкчелек тарафыннан бернинди дә финанс кыенлыгы кичермәгәннәр.
- Агрофирмада 2007 елдан хезмәт куям. Үзебез иярләгән тракторларны ел саен шулай техник карауга әзерлибез. Быел мин тракторымны якынча бер ай тирәсе әзерләдем. Запас частьләр ягыннан бернинди тоткарлык булмады. Кирәкле запас частькә алдан заказ бирәбез. Аны тиз арада кайтарталар. Мондый техник карауларны кирәк дип саныйм. Чөнки техникаң төзек булса, үзеңнең дә җаның тыныч, эшләве дә күңелле, - ди агрофирма механизаторы Ришат Рамазанов.
Бу дөрестән дә шулайдыр. Чөнки әлеге бүлекчәнең МТП ихатасын чыгуга балалар мәйданчыгы урнашкан. Шулай ук трасса да якын гына. Техникаң төзек булмыйча, яисә механизатор гаебе белән бәла-каза килеп чыкса, Аллам сакласын, кеше гомере дә өзелүе ихтимал. Моны бер генә механизатор да исеннән чыгарырга тиеш түгел.
- Ниндидер фаҗига килеп чыгып, кеше гомере өзелсә, яисә берәр җире сынса гына чаң сугарга яратабыз. Техника төзек булмаганны күргән очракта яшереп калдырмаска, аның белән эшкә чыкмаска кирәк, - дип кат-кат басым ясады Илдус Хәкимов.
- Безнең агрофирманың Киров бүлекчәсендә техниканың барысы да техник карауга басты. Бу юып, буяп кую гына түгел, руль системасын, утларны, тормозны көйләү бурычы куелган иде. Аларны эшләдек. Аннан шундый тәртип керттек: иртәнге сәгать алтыда шәфкать туташы һәр шоферга медицина күзәтүе үткәреп, ул мөһер сукса гына шофер эшкә чыгарыла. Җәй көне ЮХИДИ хезмәткәрләренең зур суммадагы штрафыннан да нәкъ менә шоферның медицина күзәтүе үткәнлеге нәтиҗәсендә генә котылып калдык. Төзек техника, сәламәт механизаторның эш нәтиҗәсенә никадәр уңай йогынты ясавын беребез дә истән чыгармасак иде, - ди Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов.
Техник караулар махсус график нигезендә һәр хуҗалыкта үткәреләчәк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: