Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районда традицион техника каравы быел да күрсәтмәсеминар белән башланып китте

Техника әзерлеген карау “Наратлы”дан башлады

Районда традицион техника каравы быел да күрсәтмәсеминар белән башланып китте. Аның өчен “Наратлы” хуҗалыгы сайлап алынган. “Техника саны аз булу сәбәпле, биредә үткәрелгәне юк иде. Хәзер инде юллары да асфальт, техникасы да ел саен яңартылып тора”, – диде оештыручылар.

11 март – җылы, кояшлы көн. Игенченең йөрәге кырга җилкенә башлаган вакыт. Механизаторлар, шоферлар, инженерлар әзерлекнең соңгы ноктасын бергәләп барлый.

Районның дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов җитәкчелегендә комиссия һәрбер техника янында төп таләпләрне аңлата барды. Мондый чара ел саен һәрбер хуҗалыкта үткәрелә. Графигы гыйнвар аенда ук төзелгән. Яңалык кертелгән: һәр хуҗалыктан гариза язылырга тиеш. Гаризада ничә техниканың карауга куелачагы күрсәтелә, комиссия тикшерүеннән соң, һәрберсенә техосмотр үткәнлеге турында таныклык тапшырыла. Төзек булмаганлыгы ачыкланса, 20 көн вакыт бирелә, һәм карау кабаттан үткәрелә.

– Районда 18 хуҗалык бар. Һәрберсенә хәбәр җиткерелде, ләкин, ни сәбәпледер, “Башак”тан вәкилләр килмәде. Бүген төп таләпләрне аңлаттык. Яңалыклар белән таныштырдык. Техникага гына түгел, кешегә карата мөнәсәбәтне дә яхшыртырга кирәк дигән фикеребезне җиткердек, – диде Илдус Хәкимов.

– Кешегә карата мөнәсәбәт дигәндә, нәрсәне күздә тотасыз?

– Механизаторлар, язгы чәчүдә катнашучылар барысы да махсус кием белән тәэмин ителсен иде. Башка төр саклану чаралары вакытында бирелсен. Эшчеләр үзләре дә жилетларын киеп йөрсеннәр. Аптечка, утсүндергеч һәр техникада булырга тиеш. Эш дәверендә фаҗигаләр килеп чыкмасын.

– Барлык хуҗалыклар да техник карауга әзерме?

– Тракторлар, тагылма кораллар кыш буе ремонтланды. Олы хуҗалыкка ни кирәксә, кечесенә дә шул кирәк. Бүтән хуҗалыкларда караулар 16 марттан үткәрелә башлый. Кадрлар белән тәэмин ителештә тикшереләчәк. Өч тракторга бер механизатор туры килгән очраклар да бар. Мондый проблеманы уртага салып сөйләшергә, хәл итү юлын табарга кирәк.

Алмаз Мосабиров, “Наратлы” ҖЧҖ җитәкчесе:

– Райондагы иң кечкенә хуҗалыкларның берсе без. Басуларыбыз да зур түгел. Җирлегебездә 56 нефть скважинасы урнашкан. Зур техника белән җир эшкәртергә комаучаулый. Шулай да ел саен яңа техника алабыз, – диде.

“Наратлы” хуҗалыгының барлык  техникасы да язгы чәчүгә әзер. Ул, чын-чынлап, башкаларга үрнәк күрсәтте. 13 тракторы сафка тезелгән, арбалары тагылган. Йөк машиналары да төзек. Вак-төяк кимчелекләр бар-барын. Кайберләренең руль системасын ныгытып бетерергә кирәк. Бу җитешсезлекләрне тиз көндә бетерергә ышандырдылар.Бер тракторчы, бер комбайнчы җитмәгәнлеген дә әйттеләр.

– Бөтен төр техниканы сафка бастырырга тырыштык. Кимчелекләрне ачыкладык, төзәтәчәкбез. Узган ел МТЗ-82 һәм МТЗ-1221тракторы кайтты. Быел кукуруз чәчү агрегаты һәм тагын бер МТЗ-82 тракторы алырга исәплибез. Кадрлар белән тәэмин ителеш начар түгел. Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгарга ниятлибез, – диде “Наратлы” хуҗалыгы инженеры Мөхәммәтнур Локманов.

Аның сүзен тракторчы Илдус Нуретдинов җөпләп алды:

– Бездә техник карау быел күрсәтмә итеп оештырылды. 1,5 ай әзерләндек бу чарага. Барлык техниканы, арба, тагылма корал, чәчү комплексын шушы көнгә ремонтлап бетердек. Таләпләрнең барысын да үтәдек. Бигрәк тә, яктырту приборларын, тормоз системасын ныгыттык.Яхшы эш киемнәре алып бирделәр. 15 ел бер тракторны йөрткән идем, узган ел кайткан яңа МТЗ-1221не миңа тапшырдылар.

Илдус Нуретдинов 40 ел инде руль артында: 20 елдан артык шофер булып эшләгән, 20 ел– механизатор.

– “Наратлы” хуҗалыгы бик матур итеп әзерләнгән. Тиешле таләпләр үтәлгән. Безнең хуҗалыкта да техник карауга, язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Авыл хуҗалыгы машиналары комплектлаштырыла. Чәчүне көтәбез. Бик мөһим, әһәмиятле чара бу. Техникада куркынычсызлыкны ел буена тәэмин итәргә кирәк, - дип, “Таң” хуҗалыгы баш инженеры Илшат Гафуров та фикере белән уртаклашты.

Районда күрсәтмә техник карау 20 нче тапкыр үткәрелде. Авылда халык саны кими дибез, ләкин шунысы хак: техника саны артканнан-арта бара. Бу яшәү шартының яхшыруына ишарә. Техника заманы яңа кануннар чыгуга да сәбәпче. Күбесе асфальтта йөри. Тизлекне арттыру, кагыйдәне үтәмәү аркасында юл һәлакәте күбәя. Шуңа күрә саклыкны көчәйтү зарур.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе өлкән инспекторы Ленар Ямалетдиновтан киңәш:

– Бөтен утлары янарга, юл кәгазе, иминият полисы, техника паспорты, тракторчы-машинистның йөртүгә хокук бирүче таныклыгы булырга тиеш. Эшкә чыгып киткәндә медицина күзәтүе үтү, механикның яки инженерның рөхсәт бирүче имзасын алу зарур. Куркынычсызлык таләпләре, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре катгый үтәлсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев