Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Технология техникумында "Үз һөнәренең остасы" бәйгесе уза

Актаныш технология техникумы районыбызның киләчәген тәэмин итүче уку йорты- авыл хуҗалыгы тармагына эшче куллар әзерләүче, һөнәргә өйрәтү үзәге.

        Технология техникумында балалар бакчаларыннан алып лаеклы ялдагы өлкәннәргә кадәр нинди дә булса һөнәргә өйрәтү оештырыла. Техникум студентлары мәктәпләр, балалар бакчалары белән уртак проектлар эшли. Әле узган атнада гына район мәктәпләренең VIII- IX сыйныф укучылары 4 компетенция буенча "Һөнәри дебют" конкурсында осталыкларын күрсәтте. 

              Бүген дә техникумда чираттагы бәйге узды. "Үз һөнәренең остасы" конкурсында уку йортының студентлары 4 компетенциядә уңганлыкта, булганлыкта көч сынашты.  "Хисапчы", "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү", "Пешекче эше", "Эретеп ябыштыру" эшләре буенча иң-иңнәр ачыклана.

             "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү" компетенциясендә механика һәм тракторчы-машинист белегечлеге буенча укучы барлык 3-4 курс студентлары катнаша.  "Бухгалтер-хисапчы" буенча 2-3 курс студентларының белемнәре һәм гамәли күнекмәләре сынала.   "Повар-кондитер" юнәлешендә алдан үткәрелгән сайлап алу турыннан уңышлы узган 10 егет һәм кыз катнаша. 

                Эретеп ябыштыручы һөнәренә кыска вакыт эчендә өйрәтеп чыгаралар. Нигездә 1 курстан ук егетләр бу һөнәрне үз итә, серләренә төшенә. 

           Һәр мәйданчыкта теория һәм гамәли белемнәргә техникум укытучылары-экспертлар бәя бирә. Таләпләр Вордскиллс стандартларына якынайтылган. Директор Ландыш Шәмсунова әйтүенә караганда, бу бәйге студентлар уку елы ахырында бирәчәк демо-имтиханга әзерлек тә булып тора.

 

Юлай Низаев фотолары.

         

 

 

 

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев