Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлек азыгы, генетика, тана тәрбияләү – төп факторлар

Терлекчелек тармагы буенча агымдагы елны канәгатьлек хисләре белән тәмамлыйбыз дип булмый. Шулай да, әле тагын күпмедер вакыт бар. Елны максималь мөмкинлекләр белән матур итеп төгәлләргә тырышыйк, диде район башлыгы Энгель Фәттахов 17 декабрь көнне терлекчелек тармагындагы ноябрь ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмә.

 

Хуҗалыкларда

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Алсу Ибраһимова залда утыручыларны иң элек финанс-икътисад торышы белән таныштырып үтте. Ел башыннан барысы 2 миллиард 666 миллион 961 мең сум акча кергән. Шуның 2 миллиард 530 миллион 939 мең сумы – хуҗалыкларда, 136 миллион 22 мең сумы фермер хуҗалыкларында. Узган ел белән чагыштырганда, акча кереме буенча хуҗалыклар 111 процент, фермерлар 110 процент үсеш бирә. Терлекчелек продукциясе сатудан барысы 1 миллиард 586 миллион 285 мең сум акча кергән. Узган ел белән чагыштырып караганда, “Чиялек” һәм СПСК “Агыйдел” хуҗалыкларында акча кереме 53-83 процент кына. Калган хуҗалыкларның кереме 103-136 процентны тәшкил итә. Бер шартлы терлеккә акча кереме район буенча 63789 сум. Иң югары күрсәткеч – “Әнәк” агрофирмасында, иң түбәне – “Чиялек”тә.

 Идарә җитәкчесе Айдар Мирхәйдәровның баш саннары, җитештерелгән продукциягә тулы анализ ясаган чыгышындагы саннар берникадәр уйланырга мәҗбүр итә.

Ноябрь аен хуҗалыклар 34562 баш мөгезле эре терлек белән тәмамлады. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 294 башка ким булып тора. СПСК “Агыйдел” (-218), “Башак” (-156), “Ташкын” (-99), “Саф” (-35) хуҗалыклары, “Әнәк” (-163)  агрофирмасында терлекләр аеруча күп кимегән. Ел башыннан караганда, районда 259 баш терлек кимегән. “Актаныш” агрофирмасында, “Чишмә”, “Алга”, “Таң”, “Эконом”, “Нигез”,“Чиялек”хуҗалыкларында терлекләр саны арткан булса, “Әнәк” агрофирмасында, СПСК “Агыйдел”, “Башак” хуҗалыкларында маллар киресенчә, кимегән.

– “Әнәк” агрофирмасында терлекләрнең 311 башка кимүе бик нык уйланырга этәрә. Әлеге хуҗалыкта быел сөт җитештерү дә кимеде. Югыйсә, узган ел ничәшәр ай рәттән “Ат” сыны белән бүләкләнделәр бит. Сәбәбе нидә? Бу кадәр мал кимү район күрсәткеченә дә тискәре йогынты ясый. Кайчан мал саннарын узган елгы дәрәҗәгә җиткерәсез? – диде район башлыгы агрофирманың баш зоотехнигына мөрәҗәгать итеп. Әмма белгеч тарафыннан аңлаешлы җавап ишетелмәде.

Ноябрь аенда да район хуҗалыкларында 71 баш терлек кимегән. Әлеге кимүләр ел ахыры якынлашканда хуҗалык җитәкчеләре күңелен шактый кимерәдер. Чөнки килешүгә карата саннар үтәлмәсә, аларга дәүләттән алган субсидияләрне кире кайтарырга туры киләчәк. Моны район башлыгы да искәртте.

Борчылыр, уйланыр урыннар җитәрлек монда. Саннарга күз салсак, ел башыннан 1 декабрьгә район буенча килешүгә карата 1450 баш терлек җитми. Ел ахырына кадәр бу кадәр малны каян алырлар, анысы билгесез. Килешү бары тик “Нигез”, “Чиялек”, Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда гына үтәлгән. “Чишмә” хуҗалыгында килешүгә карата – 2, “Таң” хуҗалыгында 10 баш мал җитми. Ел ахырына кадәр алар аны тутырырлар дигән ышаныч бар. Ә менә “Ташкын”, “Тамыр”, “Башак”, СПСК “Агыйдел” хуҗалыкларына, “Әнәк” агрофирмасына үзләренең минусларын тутыру өчен шактый тырышырга туры киләчәк. Ноябрь  ае буенча килешүне исә “Нигез”, “Чиялек”, “Таң”, “Чишмә”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар үтәп чыккан.

–Терлек саны вопрос номер один, – диде район башлыгы русчалатып. – Терлек булса, аның сәламәтен, көрләрен сайлап алып та, сатып та була.

Ел башыннан хуҗалыкларда 12571 баш бозау туган булса, 870 баш терлекнең үлеменә юл куелган.

Хисап аенда район хуҗалыкларында барысы 45994 центнер сөт җитештерелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3919 центнерга
артыграк. Бер сыерга уртача 367 килограмм туры килә. Сөт җитештерү буенча бу айда беренчелек “Әнәк” агрофирмасында. Алар бер сыерга уртача 464
килограмм сөт җитештерәләр. Икенче урында “Чишмә” хуҗалыгы – 442 килограмм. “Чишмә” агрофирмасы, Нур Баян исемендәге хуҗалык та яшел зонада. Ә менә СПСК “Агыйдел”, “Алга”, “Эконом”, “Тамыр”, “Саф” хуҗалыклары кызыл зонада. Аларда бер сыерга 185-294 килограмм гына сөт җитештерә.

– Сөт җитештерү буенча күрсәткечләрегез гел уйнап тора. Моны бер калыпка салырга кирәк иде. Балтач, Әтнә, Кукмара районнары тана да саталар, сөт җитештерүне дә арттыралар. Безгә дә шундый максат куеп эшләргә кирәк. Сөт җитештерү өчен иң мөһиме нәрсә, – дип мөрәҗәгать итте ул Айдар Мирхәйдәровка.

– Терлек азыгы, генетика, тана тәрбияләү, – дип җавап бирде идарә башлыгы.

Димәк, алдагы елда шушы өч факторны тагын да яхшырту буенча ныклы эшчәнлек алып бару таләп ителәчәк.

Ноябрь аенда район хуҗалыкларында 4231 центнер ит җитештерелеп, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 135 центнерга азрак. Ит җитештерү буенча “Ташкын”, “Алга”, “Башак”, “Саф”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Эконом”, “Таң” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасы яшел, калган хуҗалыклар кызыл зонада.

Терлекләрнең үсеше буенча караганда, алдынгылыкны бу айда да Нур Баян исемендәге хуҗалык били. Аларның маллары тәүлегенә 981 грамм үсеш бирә. ”Башак” хуҗалыгында – 826, “Әнәк” агрофирмасында – 802, “Тамыр”да – 766, “Чишмә”дә – 757, “Нигез”дә 733 граммны тәшкил итә. Район буенча уртача күрсәткеч 717 грамм булса, калган хуҗалыкларның үсеше районның уртача күрсәткеченнән түбән. Ферма мөдирләренең эш күрсәткече таблицада күренә.

Хуҗалыкларда хезмәт куючыларның декабрь аенда уртача хезмәт хакы район буенча 24416 сумны тәшкил иткән. Хезмәт хакын килешүгә карата “Әнәк” агрофирмасы, “Наратлы”, “Чишмә”, “Таң” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасы, “Нигез”, “Нур” хуҗалыклары, “Чишмә” агрофирмасы, “Ташкын”, Нур Баян исемендәге, “Тамыр” хуҗалыклары үтәп чыккан.

Ноябрь ае нәтиҗәләре буенча “Ат” сыны “Актаныш” агрофирмасына тапшырылды. Фермерларның эшчәнлегендәге уңай динамика сөендерә. Алардагы мөгезле эре терлек саны узган елга караганда 250 башка артып, 1690ны тәшкил иткән. Сыерлар саны да 68 башка арткан. Сөт җитештерүдә дә артыклык сизелә. Быел алар 30299 центнер сөт җитештергәннәр. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7542 центнерга артык. Ноябрь аенда ясаган нәтиҗәләр буенча Күҗәкәдән Илвир Хәбиров – I, Чалманараттан Илнур Әмиров – II, Чалманараттан Исфәрия Яппарова III урынга ия булып, бүләкләнделәр.

 

Авыл җирлекләрендә

Авыл җирлекләрендәге мал саннары буенча район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова ясаган чыгыштагы саннардан күренгәнчә, агымдагы елның 1 декабренә авыл җирлекләрендә  12072 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 260 башка, ел башыннан исәпләгәндә – 919 башка артык булса, ай эчендә 20 башка азрак. Ай эчендә мөгезле эре терлекләр Аеш җирлегендә – 10, Әтәстә – 3, Кировта 2 башка арткан булса, Уразайда – бер, Кәзкәй, Актанышбаш, Мәсәде җирлекләрендә – икешәр, Иске Кормаш, Аккүз җирлекләрендә – өчәр, Югары Яхшый, Теләкәй җирлекләрендә – дүртәр, Усы, Иске Богады җирлекләрендә җидешәр башка кимегән.

Сыерлар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 38 башка кимеп, 4641не тәшкил иткән. Ел башыннан аларның саны 10 башка арткан. Иң күп арттыручылар булып, Иске Сәфәр, Такталачык, Кәзкәй, Аеш, Киров җирлекләре тора. Ә Татар Суыксуы (-53), Иске Айман (-13), Актаныш (-9) җирлекләрендә сөтбикәләр саны шактый кимегән.

Бу урында район башлыгы Татар Суыксуы җирлегендә сыер санының шул тикле кимүенә борчылуын белдерде.

–Әлеге җирлектә хуҗалыкта да мал бетә. Шәхси секторда да киметәләр. Ә җирлекне нәрсә белән яшәтәбез? 53 баш сыер кимү бик зур сан бит. Югыйсә анда да тырыш халык яши. Моның буенча ныклап уйларга кирәк. Халык белән очрашып, фермерлар, КФХлар ачу буенча сөйләшүләр алып барырга иде. Терлекчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләр булмас димим. Буш торган терлек торакларын да терлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бирергә кирәк, – диде ул.

Ноябрь аенда шәхси хуҗалыкларда район буенча 8109 центнер сөт сатылган. Бу, октябрь аена караганда 84,36 процентны тәшкил итә. Ноябрь аенда сөт сату буенча Иске Сәфәр җирлеге беренче урында. Алар 815 тонна сөт саткан. Чалманарат, Такталачык, Кәзкәй, Татар Суыксуы, Киров җирлекләре дә яшел зонада. Актаныш, Усы, Теләкәй, Яңа Әлем, Пучы, Күҗәкә җирлекләре сөт сату буенча кызыл зонада.

Ноябрь аенда бер литр сөтнең бәясе район буенча уртача 20 сум 85 тиен булган. Иске Байсар җирлегендә сөтнең бер литрын 24 сум белән алсалар, Иске Сәфәрдә бер литр сөткә 20 сум 06 тиен генә түләгәннәр.

Сөткә түләнгән бәяләрне таблица белән бирәбез. Һәркем үзенең сөтенең ничә сумнан бәяләнүен шуннан күрер.

Сарык һәм кәҗәләр саны узган ел белән чагыштырганда 2101 башка кимегән. Ел башыннан кимү 328 баш. Аеруча Күҗәкә, Чуракай, Иске Айман җирлекләрендә алар күпләп бетерелгән.

Рәйхан Галимҗанова терлек асраучыларга ярдәм итү максатыннан эшләп килүче дәүләт программаларында катнашучылар хакында да мәгълүмат җиткерде. Әтәс, Иске Сәфәр, Күҗәкә, Аеш, Такталачык, Түке  җирлекләрендә яшәүчеләр арасында әлеге программаларда катнашучылар күп булу куандыра. Программа нигезендә районга 39 мини ферма кайткан. 56 кеше тана алган.

–Әлеге программаларда катнашып, терлек алган, бүгенге көндә шуннан файда күргән җирлекләрне күбрәк яктыртырга кирәк. Башкалар да алар хакында белсен. Әлеге программалардан файдалансын. Бигрәк тә, бу бер программада да катнашмаган җирлекләргә кагыла, – диде Энгель Фәттахов.

Ноябрь ае нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында “Ат” сынына Такталачык авыл җирлеге лаек булды.

Ноябрь аенда шәхси хуҗалыклардан

җыелган сөткә түләү буенча мәгълүмат

Авыл җирлекләре

Ноябрь аена сөткә  түләнгән уртача бәя, сумнарда

Оешма, шәхси

эшмәкәр исеме

Түләнгән бәя, сумнарда

Иске Байсар

24,00

ИП Нәбиев

23,00

ИП Сәйфетдинов

25,00

ИП Нәбиева

24,00

Чуракай

22,00

ИП Нәбиев И.Г.

22,00

Чалманарат

21,16

ИП Миңнәхмәтова

21,16

Татар Ямалысы

21,00

ИП Миңнәхмәтова

21,00

Татар Суыксуы

21,00

ИП Идрисов

21,00

Пучы

21,00

ИП Шәвәлиев

21,00

Күҗәкә

21,00

ИП Идрисов

21,00

Югары Яхшый

20,90

ИП Фәхриева Ф.Р.

20,90

ИП Сибатов Ф.Т.

20,90

Киров

20,86

ИП Нигъмәтуллина А.А.

21,58

ИП Хаҗиев

20,50

ИП Сәйфетдинов

20,50

Түке

20,83

ИП Госманова И.Ф.

20,83

Аеш

20,80

ИП Нәҗмиев

20,80

Кәзкәй

20,80

ИП Нәҗмиев

20,80

ИП Әхмәдишин

20,80

Иске Кормаш

20,80

КФХ “Билалов Айдар”

20,80

Иске Богады

20,75

ИП Салихов

20,75

Әтәс

20,70

ИП Гыймазетдинова

20,40

ИП Насыйров

21,00

Аккүз

20,50

ИП Исламов

20,50

ИП Гайнанов

20,50

Теләкәй

20,50

“Таң” хуҗалыгы

20,50

Такталачык

20,50

“Таң” хуҗалыгы

20,50

Яңа Әлем

20,50

ИП Исламхуҗин

20,50

Иске Айман

20,40

ИП Камалов

20,80

ИП Моратов

20,0

Усы

20,38

ИП Биктимерова

19,75

ИП Шәвәлиев

21,00

Актанышбаш

20,25

ИП Галиев

20,50

ИП Фазлыйәхмәтов

20,00

Актаныш

20,25

ИП Галиев Х.Р.

20,50

ИП Фазлыйәхмәтов Ф.М.

20,00

Уразай

20,25

ИП Фазлыйәхмәтов Ф.М.

20,00

ИП Галиев Х.Р.

20,50

Иске Сәфәр

20,06

ИП Әмиров

20,00

ИП Сәйфетдинов

20,50

“Саф” хуҗалыгы

19,70

 

 

 

19 декабрьгә хуҗалыкларда җитештерелгән сөт буенча мәгълүмат

Хуҗалыклар

Савылган сөт

Сатылган сөт

2017

2018

2019

алдагы көнгә

 

ай башына +/-

2018 елга караганда

1 сыерга

товарлылык, %

+/-

%

19 декабрьгә

2018 елга

караганда

+/-

%

Нигез

4552

4908

6741

23

245

1833

137

22,5

93

6293

1562

133

Чишмә

7009

9046

10198

42

446

1152

113

21,7

95

9720

1058

112

Чишмә а/ф

3154

3996

5030

25

284

1034

126

18,6

99

4964

1140

130

Әнәк а/ф

23482

24636

24812

218

-1775

176

101

18,4

98

24402

-54

100

Нур Баян ис.

11518

12359

13955

229

451

1596

113

17,9

91

12700

780

107

Таң

11900

13880

13700

0

0

-180

99

17,6

81

11137

-2128

84

Актаныш а/ф

18189

22805

26210

10

1310

3405

115

16,4

93

24487

2738

113

Башак

8662

9960

10030

0

580

70

101

15,4

92

9244

152

102

Наратлы

5110

6162

6259

-25

155

97

102

15,3

109

6811

825

114

Нур

5080

5814

6090

90

639

276

105

14,5

94

5744

299

105

Ташкын

6207

8628

7400

-100

-650

-1228

86

14,2

96

7130

-1248

85

Тамыр

7809

7700

7980

0

0

280

104

13,3

75

6019

-911

87

Саф

5940

5452

5927

15

73

475

109

11,6

91

5395

179

103

Алга

5043

5670

5347

4

79

-323

94

10,9

88

4727

-287

94

Эконом

3924

3229

3510

0

0

281

109

9,9

92

3230

345

112

СПСК Агыйдел

1913

2070

1209

-79

-47

-861

58

4,2

83

1009

-1011

50

Район буенча

129492

146315

154398

452

1790

8083

106

15,8

93

143012

3439

102

 

         2019 елда шәхси хуҗалыкларга

     бирелгән субсидияләр

 

N

Авыл җирлеге

 

Җирле бюджеттан

 

Җирле

бюджеттан

(декабрь)

Таналар

 

Минифермалар

 

Гаилә фермалары

 

Барысы

 

1

Әтәс

16

3

11

4

 

34

2

Иске Сәфәр

14

 

12

6

 

32

3

Күҗәкә

9

 

4

6

 

19

4

Такталачык

 

5

5

8

 

18

5

Аеш

7

 

7

3

 

17

6

Түке

3

3

4

2

 

12

7

Аккүз

2

 

2

2

 

6

8

Усы

 

3

3

 

 

6

9

Югары Яхшый

 

5

 

 

1

6

10

Кәзкәй

 

2

1

2

 

5

11

Татар Ямалысы

 

5

 

 

 

5

12

Иске Богады

 

 

2

2

 

4

13

Уразай

1

 

1

1

 

3

14

Иске Кормаш

2

 

1

 

 

3

15

Актаныш

1

 

2

 

 

3

16

Татар Суыксуы

 

 

 

2

 

2

17

Иске Байсар

 

1

1

 

 

2

18

Актанышбаш

 

 

 

1

 

1

19

Чалманарат

 

 

 

 

 

0

20

Яңа Әлем

 

 

 

 

 

0

21

Пучы

 

 

 

 

 

0

22

Теләкәй

 

 

 

 

 

0

23

Иске Айман

 

 

 

 

 

0

24

Киров

 

 

 

 

 

0

25

Мәсәде

 

 

 

 

 

0

26

Чуракай

 

 

 

 

 

0

Барысы:

55

27

56

39

1

178

2019 елда Чат авылыннан Зинфир Гәрәев, Бикчәнтәйдән Айгөл Хәкимуллина, Йосыф Хафизов, Иске Сәфәрдән Булат Туктаров, Булат Раянов, Айдар Галимов, Рушат Нуруллиннар программаларда катнаштылар.

 

Ноябрь аенда алынган үсеш буенча ферма мөдирләренең эш күрсәткече

Хуҗа-

лыклар

Ферма

Ферма мөдиренең фамилиясе-исеме

уртача тәү-

леклек үсеш

Нур Баян ис.

Пучы

Шәйхелмәрдәнов Н.

981

Башак

Иске Әлем

Габдуллина Нурания

922

Әнәк а/ф

Әтәс

Салихова Альбина

891

Тамыр

Комплекс

Нурымов Флорит

842

Ташкын

Иске Байсар

Шәвәлиев Рәшит

840

Әнәк а/ф

Кыркаентүбә

Әминов Раян

801

Әнәк а/ф

Күҗәкә

Гайнетдинов Ирек

795

Әнәк а/ф

Түке

Нуртдинов И.

787

Әнәк а/ф

Иске Айман

Әнвәров Айнур

785

Нур

Уразай

Гайнанов Алмаз

770

Чишмә

Аккүз

Әхмәтов Ринат

757

Нур

Мерәс

Гарипов Фәндүс

739

Нигез

Аеш

Хаҗиев Рөстәм

733

Таң

Теләкәй

Миңнеголов Айнур

727

Алга

Чуракай

Хәсәнов Илгиз

716

Саф

Иске Сәфәр

Салихгалиев Рөстәм

701

Әнәк а/ф

Яңа Кормаш

Галимов Әбелкаис

691

Тамыр

Яңа Богады

Шәимов Зөлфәт

686

Актаныш а/ф

Актанышбаш

Сәгыйдуллин Ришат

682

Чишмә

Меңнәр

Хөрмәтуллин
Ризван

664

Башак

Яңа Әлем

Әнвәров Фәһим

663

Тамыр

Югары, Иске Богады

Габдуллин Рәфит

645

Наратлы

Чалманарат

Гыйльманов Ринат

645

Чиялек

Татар

Ямалысы

Әхмәтов Дилшат

640

Нур

Шәрип

Сираев Зөфәр

633

Таң

Әҗмәт

Шәемов Илназ

609

Ташкын

Яңа Байсар

Галиев Азат

605

Актаныш а/ф

Чөгәнә

Камалова Илүсә

595

Алга

Әгъбәс

Галләмов Салават

590

Нур

Куян

Маликов Ильяс

583

Актаныш а/ф

Киров

Шарин Радик

578

Таң

Такталачык

Шәемов Илһам

578

Эконом

Табанлыкүл

Исламова Гөлнара

560

Таң

Җияш

Шәмсиев Илдар

536

Актаныш а/ф

Тыңламас

Әхмәтгалиев Инсаф

530

СПСК
Агыйдел

Татар

Суыксуы

Гардиева Миңнегөл

518

Эконом

Югары Яхшый

Заһирова Дилара

498

СПСК
Агыйдел

Карт

Гардиева Миңнегөл

493

Актаныш а/ф

Кәзкәй

Муллаяров Вадим

486

Актаныш а/ф

Усы

Минһаҗев Нурбаян

486

Наратлы

Гәрәй

Гыйбадуллин Фаил

463

Актаныш а/ф

Олыимән

Исламова Гөлшат

437

Наратлы

Шәбез

Гәрәев Дилфас

294

 

 

Район буенча

717

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев