Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлек азыгы әзерләүгә кичекмәстән керешергә кирәк-үсемлектә аксым кими

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев район хуҗалыкларына терлек азыгы әзерләүгә кичекмәстән керешергә тәкъдим итә. Сәбәбе- басуда үсә торган терлек азыгы культураларында протеинның кимүе.

                Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан төзелгән комиссия районыбыз хуҗалыкларының терлек азыгы хәстәрләүгә әзерлеген тикшерде.

Карау барышында ветеринария берләшмәсенең лаборатория белгечләре Нур Баян исемендәге, “Таң”, “Башак” хуҗалыклары һәм “Әнәк” агрофирмасының төрле басуларындагы яшел массага ясалган анализ белән таныштырды. Нәтиҗәләр ашыгуны сорый- чабылган үсемлектә аксым азаю силос, сенажның сыйфатын киметә.

         Гомумән, терлек азыгы әзерләүгә таләпләр артты. Комиссия тарафыннан, элеккечә, терлек азыгы әзерләү техникалары гына тикшерелми, ә сенаж, силос саклана торган базлар да күз уңыннан үткәрелә. 


-    Бүген Нур Баян исемендәге, “Тамыр” хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүне башлап җибәрделәр. Башка хуҗалыклар да тиз көннәрдә бу мөһим компаниягә кушылырлар дип ышанам. Соңгы елларда силос, сенажны базга салганда төрле консервантлар кушу киң таралды. Бер нюансны истә тотарга кирәк. Консервантлар базның стеналарын ашый. Шуңа күрә стеналарны бу матдәләргә бирешми торган буяу белән буярга кирәк. “Актаныш” агрофирмасында, мәсәлән, баз стеналарын юл буйый торган буяу белән агартканнар,- дип,  ачыклык кертте Нәфис Сәлимгәрәев. 


                 Шулай ук базга яшел массаны салганда яхшылап таптау, тракторларның тәгәрмәчләренең чиста булуы да зарур. Баз тулганнан соң сенажны полиэтилен япма белән һава үтмәслек итеп капларга кирәк. Болар барысы да ферма мөдирләре тарафыннан контрольдә булырга тиеш. 

Реклама


           Бүген район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү техникалары белән тулысынча тәэмин ителгән, 28 данә турагыч исәпәнә, шуның 9ы узган ел сатып алынган. Ә менә терлек азыгы саклана торган базларны яңартасы хуҗалыклар бар әле. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев