Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлек азыгы әзерләүне тизләтергә- хуҗалыклар алдына шундый бурыч куелды

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендә терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Брифингта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов, идарәнең механикалаштыру бүлеге башлыгы Рушан Мөхәммәдиев катнашты.

            Бүген район хуҗалыкларында 25932 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларны исән-сау, продукция бирүчәнлеген киметмичә кышлатып чыгару өчен 25932 тонна печән, 181609 тонна сенаж, шулар эченнән 39 тоннасы төргәкләнгән сенаж, 168637 тонна силос әзерләү бурычы куелды. 
            Узган елгы корылык аркасында хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә азык әзерләнә алмады, алдагы елларда хәстәрләнгән запас бөтенләе белән малларга ашатып бетерелде. Ике еллык азык әзерләгәндә генә хәлдән тез чүкмичә чыгарга була.

           Бүген район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкче-белгечләре белән узган брифингта бу хакта идарә җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев җиткерде.

          – Яңгыр республиканың барлык районнарында да ява, әмма аңа карамастан, бездә терлек азыгы әзерләү акрын. Алдынгы хуҗалыклар чит ил техникасы белән таратып чаба, изеп җилләтә, соңыннан шушы массаны җилләтеп, турап базга сала. Безнең әлегә мондый мөмкинлек юк. Киң алымлы чапкыч белән чабып җилләтеп тутыруга өстенлек бирәбез,- диде Нәфис Әзһәм улы. 


-    Терлек азыгына кытлык үзен сиздерде, 2022 елда 250 мең тонна сөт саву бурычы куелган иде, хәзер 200 тоннаны саклап барабыз. Сенаж, силос беткәч, хуҗалык белгечләре комбиазык кушылган моноазык биреп сөтне шушы дәрәҗәдә тотарга тырышалар,-диде, бүгенге вәзгыятькә биреп Нәфис Сәлимгәрәев.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев