Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлек азыгы – акча нигезе

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә "Әнәк" агрофирмасының Татарстан бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләү барышы, терлек азыгы культуралары басуларын тәрбияләү, терлекләр кайтуга фермаларны әзерләүгә багышланган киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Яз бик матур килсә дә, соңга таба яңгырларның булмавы...

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә "Әнәк" агрофирмасының Татарстан бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләү барышы, терлек азыгы культуралары басуларын тәрбияләү, терлекләр кайтуга фермаларны әзерләүгә багышланган киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Яз бик матур килсә дә, соңга таба яңгырларның булмавы басулардагы үсемлекләрнең үсешен әкренәйтте. Күпьеллык үлән басуларының үләннәре сирәк, шунлыктан массасы әз булганнары бар. Терлекләргә кыш чыгу өчен булган үлән массаларыннан җитәрлек күләмдә азык әзерләү бүген төп бурыч булып тора. Басулардагы үләннәрне үсү вакыты чыгып, туклыклылыгы кимегәнне көтмичә җыйнап алу өчен барлык хуҗалыкларга да бердәй тырышырга кирәк булса да, арада терлек азыгы әзерләү авырлык белән барганнары да юк түгел. Бу хакта Дәниф Харисов та әйтеп үтте.
- Районда барысы 19311 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр булып, шуның 12000 гектары гына җыйнап алынган. "Нигез", "Ташкын" хуҗалыкларында ул тулысы белән беткән. "Башак"та - 440, "Нур"да - 61, "Чишмә" дә - 467, "Тамыр"да -122, "Таң"да -300, "Янаул"да - 230, "Наратлы"да -269, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта -900,"Әнәк" агрофирмасында - 200, "Саф"та -200, "Алга"да -300, "Эконом"да - 250, "Чиялек"тә -200, "Чәчер"дә -148, "Актаныш" агрофирмасында сводка буенча 2000 гектарда күпьеллык үләннәр әле җыйналмаган. Инде июньнең яртысын узып киттек. Югыйсә, күпьеллык үләннәрне җыйнап алу өчен районда егәрлек җитәргә тиеш иде. Кайбер хуҗалыкларда җитешсезлекләр булуын да әйтмичә ярамый. Башта чапкычы булмады, аннан турагычның ватык булуы ачыкланды. Анысы хәл ителеп, масса базга кайтарыла башлагач таптагычы яки ташу өчен техникасы җитмәгән хуҗалыклар булды. Хәзер инде барлык көчне туплап якын көннәрдә күпьеллыкларны җыйнап бетерү зарур, - ди Дәниф Харисов.
Семинар көненә районда 30 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 4.1 центнер туры килә.
Киңәшмәдә катнашучылар "Әнәк" агрофирмасының люцерна басуында сенаж төргәге кысуны карадылар. Биредә кысылган һәр төргәкне вакытында алып кайтып, корыга урнаштыра баралар. Сенаж массасын мондый төргәкләргә кысканда аның сыйфаты тулысынча саклана, ди белгечләр. Моны кайбер хуҗалыклар үзләрендә сынап карады инде. Нәтиҗәдә сөт җитештерү бермә-бер артты диючеләр дә бар.
- "Әнәк" агрофирмасы, "Нур", "Таң" хуҗалыклары сенаж төргәгенең өстенлеген сизде инде. Башка хуҗалыкларга да әлеге ысулны файдаланырга кирәк, - дип басым ясады Фаил Камаев.
Шунда ук рәттән генә торган, беренче каты 24 майда ук алына башланган люцерна басуында да булдылар. Инде кабат чабарлык булып өлгереп килгән басуга җитәкчеләр соклануларын яшермәде. Бу үзе үк иртә өлгергәннәрнең отканын күрсәтеп тора.
110 гектар мәйданда орлык өчен чәчелгән кукуруз басуы да күпләрне көнләштерерлек. Биредә бер генә чүп үләне дә күренми.
- 4-5 май көннәрендә бер метр арага 5 данә орлык исәбеннән чәчкән идек. Чәчү белән 100 килограмм катлаулы ашлама керттек. Чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәрттек, - ди агрофирманың баш агрономы Айзат Заманов.
- Башка хуҗалыклар да, бирегә килеп тәҗрибә уртаклашыгыз, - дип киңәш итте район башлыгы.
Быел районда сыерларга ашату өчен шикәр чөгендере үстерү бурычы куелган иде. "Ташкын", "Саф", "Таң", "Нур", "Эконом" хуҗалыклары, "Актаныш", "Әнәк" агрофирмалары әлеге киңәшкә колак салып, үзләрендә әлеге культураны чәчкәннәр. "Әнәк" агрофирмасының 818 гектардагы чөгендер басуына Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та соклануын яшермәгән иде. Инде аннан соң ике атна вакыт эчендә ул чөгендер үсентеләре тагын да матуррак булып үсеп киткәннәр. Бер орлыктан бер генә шытым бирүче әлеге сорт игү өчен артык кыенлыклар тудырмый. Моны хуҗалык белгечләре дә шулай ди. Вакытында чүп үләннәренә каршы эшкәртсәң, ул яхшы булып үсә.
- Соңгы елларда чөгендерне үстерми башлаган идек. Хәзер моңа кире кайтабыз. Зәй шикәр заводына тапшыру өчен түгел, үзегезнең хуҗалыклардагы сыерларга ашату, аларның сөт бирүчәнлеген арттыру өчен барыгызга да чәчәргә кирәк, - диде Фаил Камаев.
Киңәшмәнең икенче өлеше Татарстан бүлекчәсендәге фермада дәвам итте. Биредә сүз терлекләр җәйләүдән кайтуга торакларны әзерләп бетерү буенча барды.
Башка еллардан үзгә буларак, быел терлекләрне торакларга август башына ук кайтару бурычы куела. Шулай булгач, торакларны ремонтлау, дезинфекцияләү, агарту эшләрен озакка сузарга ярамый. "Әнәк" агрофирмасында бу нисбәттән шактый эш башкарылган. Күҗәкәдәгесен исәпкә алмаганда, калган торакларга дезинфекция ясалган. Түке өлешендә агарту эшләре беткән, хәзер аны Әтәс өлешендә башкаралар. Район буенча 375 мең квадрат метрның 24 меңенә генә әлегә дезинфекция ясалган.
- Торакларга дезинфекция ясауга җитдирәк карасагыз иде. Терлекләр арасында чир килеп чыккач кына аның мөһимлеге искә төшәрлек булмасын, - дип искәртте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов.
Яшь терлекләргә кышын ашату өчен имән, юкә пиннекләре әзерләп куюга да җитди карарга кушылды бу көнне. Аларны күләгәле урыннарда киптереп, саклауга куярга, кышын бозауларга витамин буларак кулланырга кирәклеген искәрттеләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 21 июньгә күпьеллык үләннәрнең терлек азыгы өчен булганнары җыйнап алынып беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев