Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТЕРЛЕК ТОТУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА: Башкортстаннан, Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан маллар кертү тыела

  Бүген Татарстанга күрше Башкортстаннан, Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан маллар кертү тыела. Сәбәбе- төрле ветеринар авыруларның киң таралуы.

                  Чаллы территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Фәнис Мифтахов Актаныш районына чит төбәкләрдән терлек кайтаруның куркыныч нәтиҗәләргә китерүен белдерде.

         Дәүләт органнары тарафыннан тыю булуга карамастан, терлек белән сату итүче кайбер эшмәкәрләр элеккечә мал алып кайтып сатуларын дәвам итә. 

                         Эшкуарлар бозау-сыерларны юнь бәягә генә тәкъдим итә . Шуның белән халыкны да тиз җәлеп итә. Фәнис Хасият улы Чөгәнәдән Р. Шакирҗанов, Кормаштан Р. Рәшитов, Күҗәкәдән И. Хәбиров, Чалманаратттан М. Ибраһимов кебек эшмәкәрләрнең чит төбәкләрдән мал алып кайтып сатуларын, бу гамәл аша җирлеккә бәла янарга мөмкинлеге турында искәртте.  Район халкына сатып ала калганда терлекләрнең документларын кат-кат тикшерергә кирәклегенә басым ясады. Мал эпизоотик хәл уңай төбәктән кайтканмы, ветеринария берләшмәсеннән белешмәсе бармы- барысын да карарга, аңлашылмаучылык килеп чыкканда район ветеринария берләшмәсенә элемтәгә чыгарга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев