Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекчелек эшчәнлеге – игътибар үзәгендә

Узган җомга район авыл хуҗалыгы идарәсендә узган 24нче форма- киңәшмәдә терлекчелектә 1нче октябьргә алынган саннар, күрсәткечләр һәм алар алга куелган бурычлар турында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре киңәш корды.

Утырышны Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев алып барды.

  • Республикада терлек саны буенча 4 урынны биләгән район булсак та, терлек санын киметү буенча да шул ук урындабыз.
  • Барлыгы 32884 баш мөгезле эре терлек районыбызда. Узган елга караганда 97%, 1053 башка кимегән. Шул исәптән савым сыерлары 170 башка киметкән. Гомумән, районның терлекчелегендә әлегесе вакытка 831 баш ат, 2572 сарык, 30 кәҗә, 9117 баш бозау, 167 колын һәм 1460 баш бәрән исәпләнә 
  • Бозау алуга килгәндә, лейкоз да үз эшен эшләгән, 865 башка аз. 
  • Бәрәнннәр күбрәк фермерларда. 41 башка азрак. 
  • Ит җитештерүчәнлек бераз арткан. 
  • Ә менә терлек санын арттыруга ирешкән хуҗалыклар сафында «Башак» бар(биредә 3043 баш). Шулай ук бу өлкәдә "Актаныш"(3049) һәм "Чишмә"(1161) агрофирмалары күбәйткән. Шулай ук терлек баш санын саклап калучылар сафын "Чишмә«(2043) һәм Нур Баян(2570) хуҗалыклары.
  • Гомумән алганда, бер савым сыеры 6025 кг сөт җитештергән, ә ит — 23333 тонна җитештерелгәне билгеле булды.
  • Ә менә исә сентябрь аенда хуҗалыклар буенча сөт җитештерүдә алдынгылыкта «Чишмә» һәм «Актаныш» агрофирмалары, «Чишмә», «Башак», Нур Баян «Ташкын» һәм «Нур» хуҗалыклары.
  • Агросәнәгать комплексында күп нәрсәләр һәрдаим үзгәреп тора, шуңа күрә заман белән бергә атларга һәм яңа тормыш шартларына җайлашырга кирәк. Якын киләчәктә республикабызда, шул исәптә безнең районда терлекчелек һәм токымчылык эшчәлеген стратегик яктан дөрес итеп оештыру авыл хуҗалыгының мөһим чараларының берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев