Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекчелекне өч «К» хәл итә: Ничек бозау үлеменә юл куймаска?

Яңа туган бозауларны ничек саклап калырга? Районның баш ветеринария табибы Фиргать Абдрахманов гап-гади саклык кагыйдәләрен үтәү, терлекччеләрнең үз эшләрен җаваплы башкарулары терлек үлеменнән качарга ярдәм итә дип саный.

                 - Бозау караучы , өйгә кайтырга ашыгып, тиз-тиз генә эшен эшләсә, җылыныр-җылынмас сөт эчерсә, әлбәттә, бозау авырый. Угыз хайванның ашказанына эләккәч, ачып угызга әйләнә. Нинди генә дару эчермә, укол ясама, ул бозауны терелтеп булмый инде,- ди белгеч. 

 

             Районда терлек үлеме саннары зур куркыныч тудырмаса да, район, республика күрсәткеченнән зур булган хуҗалыклар бар әле. 

       2022 нче елның сентябрь аенда 1019 баш бозау туган, шуның 40 башы җан тәслим кылган. Район буенча үлем 3, 9 процент тәшкил итә. "Нигез", "Тамыр", "Чиялек" хуҗалыкларында, "Актаныш" агрофирмасында үлем бөтенләй булмаган. Әмма "Ташкын" , "Саф", "Эконом", "Алга" "Таң" хуҗалыкларында яшь терлекләр үлеме борчу уята. 

        Ел башыннан караганда 9982 баш мал туган, шуның 442 башы үлгән, район буенча үлем күрсәткече 4, 43 процент. "Чиялек", "Ташкын", да "Эконом", "Нигез" хуҗалыкларында бозаулар үлеме район күрсәткеченнән югары. Хуҗалыкларда сөтне пастеризацияләүче приборлар, сөт җылыткычлар бар- алардан рациональ файдалану җитми, дип белдерде 24 нче форма-киңәшмәдә Фиргать Абдрахманов. Бозау үлгән торакны шунда ук дезинфекцияләү мөһим. 

 

- Терлекчелекне 3 "К" хәл итә. "Корма", "Корова" һәм "Кадрлар". Менә шуны истә тотсак, терлекчелек алга китәр-, дип тә өстәде төп чыгыш ясаучыларның берсе булган район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов. 

 

           Авыру сыерларны тапшыру, алар урынына яңа сәламәт маллар кайтарту да көн кадагында. Райондагы терлекләрнең 26, 5 проценты браковкаланган. Бу 3692 баш сыер читкә озатылган дигән сүз. "Нигез" хуҗалыгы 50 процент малын яңартырга өлгерде инде. Башка хуҗалыклар да уңай үрнәккә тизрәк кушылсын иде. Көтү яңару белән беррәттән, лейкозлы сыерлардан арынгач, хуҗалыкка дәүләт тарафыннан да ярдәм күрсәтелә- субсидияләр кайта.

            Киңәшмә барышында хуҗалык терлекләрен "Меркурий" системасына кертүне тизләтү бурычы куелды. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре малларны биркалау, хайван турындагы мәгълүматларны электрон челтәргә кертү буенча ярдәм итәргә әзер.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев