Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекчелек – авылның яшәү чыганагы

Җиһанга яңа ел аяк басты. Нинди тармакны гына алма, бу чор узган елга нәтиҗә ясап, алга бурыч һәм максатларны билгели торган вакыт та булып тора. Шул уңайдан 10 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 2016 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары -...

Җиһанга яңа ел аяк басты. Нинди тармакны гына алма, бу чор узган елга нәтиҗә ясап, алга бурыч һәм максатларны билгели торган вакыт та булып тора. Шул уңайдан 10 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 2016 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Сөйләшүне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Терлекчелек - авылның яшәү чыганагы
Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге үткән елгы йомгаклар белән таныштырды. Узган елның 1 гыйнварына авыл җирлекләрендә 10961 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, 2017 елның 1 гыйнварына ул 192 башка кимеп, 10769 башны тәшкил итә. Татар Суыксуы җирлегендә МЭТне арттырсалар, иң күп киметүчеләр булып Иске Байсар (-79), Пучы (-49), Уразай (-40), Иске Богады (-38), Чуракай (-31), Түке (-20), Яңа Әлем (-20) җирлекләре тора. Район буенча алганда, сыерлар саны да, 245 башка кимеп, 4819дан 4574кә калган. Иске Сәфәр җирлегендә генә сөтбикәләр саны 15 башка арткан, берничә хуҗалыкта аны 2-3 башка ишәйтә алганнар. Ә менә Яңа Әлем (-73), Аккүз (-41), Татар Суыксуы (-37), Күҗәкә (-23), Пучы (-22), Иске Богады (-20) җирлекләрендә, киресенчә, кимегән.
- Соңгы биш ел эчендә сыерларның иң күп кимүе күзәтелгән ел булды бу, - ди Илфак Бариев.
Сыерлар саны кимү җирлектә сөт җитештерү кимү һәм шәхси хуҗалыклар кесәсенә акча керү дә азаю дигән сүз. Узган ел район буенча шәхси хуҗалыклардан 99982.6 центнер сөт сатылган. Бу 2015 елдагыга караганда 3 мең центнерга якын күбрәк булып тора. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 2185.9 килограмм тәшкил итә.
Әлеге саннарны тыңлаганнан соң, Фаил Камаев:
- Баш саннары кимегән, ә сөт сату арткан. Бу берничек тә алай була алмый. Димәк, баш саннары дөрес түгел дигән сүз. Авыл җирлекләре башлыклары, малларның баш саннарын дөресләп бетерегез, - диде.
Узган ел башы белән чагыштырганда, сарыклар һәм кәҗәләр саны да кимү күзәтелә. 2016 елның 1 гыйнварына район буенча 23186 баш сарык һәм кәҗә исәпләнсә, быелның 1 гыйнварына ул 22215не тәшкил итә. Яңа Әлем, Актанышбаш, Аеш, Актаныш, Такталачык җирлекләрендә әлеге терлекләрнең саны артса, Иске Богады, Татар Суыксуы, Аккүз, Югары Яхшый, Әтәс, Пучы җирлекләрендә, киресенчә, күпләп кимегән.
Сөйләшү барышында шәхси хуҗалыклардан сөт җыючыларның да эшчәнлегенә тукталдылар. Кешедән сатып алган сөткә түләү бәяләре турындагы слайдта чуарлыклар бик нык сизелә иде. Кемдер бер литр сөткә 19 сум түли, ә кемдер - 23 сум. Югыйсә, икесе дә бер төрле хезмәт башкара.
Бу хакта Фаил Камаев та бик нык ачынып сөйләде:
- Аның авырлыгын терлек асраган кеше үзе генә белә. Ел әйләнәсе 365 көн тир түгеп алынган сөтнең бер литрына 1 сум күбрәк түләнсә дә, кеше сөенә. Ә сөт җыючыларның үзләренә бер литр сөттән ким дигәндә 3-4 сум табыш кала. Шулай булгач, районда сөткә түләүне бер бәядән куярга һәм моны күзәтүдә тотарга кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары, бу - сезнең вазифа. Үз җирлекләрегездә яшәүчеләрнең хезмәтен мыскыл иттермәгез. Терлекчелек - авылның яшәү чыганагы. Шулай булгач, җирлекләрдә малларның баш саннарын да сез контрольдә тотарга тиешсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев