Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмә узды

Терлекчелек биналарын төзекләндерүне тәмамлап, малларны торакларга кайтарырга вакыт җитте. Районыбызның "Таң" хуҗалыгында узган терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды. Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, терлек азыгы сыйфатын тикшерү лабораториясе җитәкчесе, зоотехниклар һәм ферма мөдирләре катнашты. Семинарның...

Терлекчелек биналарын төзекләндерүне тәмамлап, малларны торакларга кайтарырга вакыт җитте. Районыбызның "Таң" хуҗалыгында узган терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.
Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, терлек азыгы сыйфатын тикшерү лабораториясе җитәкчесе, зоотехниклар һәм ферма мөдирләре катнашты.
Семинарның практик өлеше "Таң" хуҗалыгының Такталачык авылында урнашкан терлекчелек биналарында узды. Биредә фермалар малларны каршы алырга тулысынча әзер: чистартылган, реконструкция ясалган, ремонтланган.
Монда хезмәт кешесенә дә тиешле игътибар бирелә, хезмәт шартлары тудырыла. Терлекчеләр йорты җылы, чиста. Әлбәттә, бу кадәр эшне санаулы көннәрдә генә башкару һич мөмкин түгел.
Семинардагылар терлекчелек биналарының җәйләүдән кайтучы малларны каршы алуга хәзерлеген тикшереп кенә калмадылар, ә терлек азыгы әзерләү һәм баш санын арттыру технологияләренә әһәмиятне арттыру турында сөйләшү алып бардылар, киңәш-тәкъдимнәрен әйттеләр.
Чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/
Терлекчелек технологиясен бүгенге көндә дөрес алып бармаучы хуҗалыкларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов шелтә белдерде.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгече Гүзәлия Шәгиәхмәтова һәрбер хуҗалыкның да учет алып бару документлары да дөрес тутырылырга тиешлеген билгеләр үтте.
Сөтнең сыйфаты һәм күләме терлекләрнең туклануына бәйле. Районыбызда урнашкан терлек азыгы сыйфатын тикшерү лабораториясе җитәкчесе Рөстәм Хадиев терлек азыгы рационы, сыйфаты һәм башка терлекчелек мәсьәләләрендә эшлекле киңәшләрен бирде һәм әлеге юнәлештә киләчәктә оештырылачак чараларга тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев