Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләре

- Саннар үсештә булса да - темплары аз икәне терлекчелек тармагыннан ерак торган кешегә дә ачык күренә! Әлеге сүзләр район терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы гамәли сөйләшүдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тарафыннан яңгырады. Чынбарлык саннарда чагылмый Узган айның эшчәнлегенә багышланган киңәшмә җанлы узды һәм...

- Саннар үсештә булса да - темплары аз икәне терлекчелек тармагыннан ерак торган кешегә дә ачык күренә! Әлеге сүзләр район терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы гамәли сөйләшүдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тарафыннан яңгырады.
Чынбарлык саннарда чагылмый
Узган айның эшчәнлегенә багышланган киңәшмә җанлы узды һәм тирәнтен анализ белән баетылды. Хәер, карый, саный башласаң уйланырга урын бар.
Агымдагы елның 1 мартына хуҗалыкларда 31908 эре терлек исәпләнгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1168гә артык ул. Шактый гына хуҗалыклар әлеге чор белән тәнгәл куйганда мал санын берникадәр ишәйтсәләр дә, саннарда чагылганча, ай эчендә шактый гына киметүгә дә урын тапканнар. Дөрес, мал саны кимеми тормый, әмма кискен түбән тәгәрәгәч, ни уйларга да белмәссең. Хисапчы-икътисадчыларның саннар белән шаяруыннан баш тәмам бутала. Малларның, гадәттәгечә, 60 ка якыны җан тәслим кылган (уртача авырлыклары 66 кг). Бу инде, әлбәттә, күрсәтергә яраган сан. Чынбарлыкта исә аларның күбесе "хуҗалыкның ихтыяҗы өчен чалынган". Шулай итеп, әле һаман үз-үзебезне алдап, шуңа ышанып, сөенеп алга таба барабыз сыман.
Кызганыч, "сыман" гына шул…
Технологияләр яңа - башкарылыш искечә
- Терлекчелектә яхшы белгечләрнең аз булуы борчулы фал. Эзләнү - юк дәрәҗәсендә. Кичәге көн белән яшәүне кулаерак күрәсез,- дип ассызыклады Дәниф Әсрар улы. Әлеге сүзләр сөт җитештерү һәм үрчем алу өлкәсенә аеруча нык басым ясап әйтелде.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда 10813 сыер асрала, шуның 9 меңгә якыны савыла. Әмма шуларның 688е генә тиешле күләмдә, ягъни көнгә 20-25 килограмм сөт бирә. Күбесенең савымы 5-10 килограммнан артмый. Ә инде 25 килограммнан да артык сөт биргән сыерларның саны 160 кына. Мисал өчен, "Чишмә" ҖЧҖндә -15, "Әнәк" агрофирмасында - 57, "Актаныш" агрофирмасында - 32, "Нур Баян исемендәге" хуҗалыкта 20 баш ул. "Нива", "Нур", "Янаул", "Алга" ҖЧҖләрендә исә алар бөтенләй юк. Монда инде гаепне маллардан эзләү урынсыз.
Көтү яңартуга килгәндә дә, әллә нинди, чит ил технологияләре белән эшләсәк тә, хезмәтнең нәтиҗәсе кеше факторына, менталитетыбызга барып терәлгәч юкка чыга. Эшләмибез түгел, шактый хезмәт куябыз, төрле алымнарны кулланабыз, кызганыч, башкарылыш искечә.
Хөрмәтенә күрә хезмәте
Әлбәттә, күпләр "Хөрмәтенә күрә хезмәте" дип тә әйтерләр һәм әлеге очракта алар белән килешми дә булмас. Чөнки, ни дисәң дә, хуҗалыклардагы хезмәт хакын искиткеч дип әйтеп булмый. Бүгенге көндә әлеге уртача күрсәткеч 2012 елгыдан 18 процентка артып, 10863 сум тәшкил итә. "Нур Баян исемендәге" хуҗалыкта ул 12852 сум, "Таң" ҖЧҖндә - 1262,9, "Әнәк" агрофирмасында - 11932 сум. Киңәшмәдә тәкъдим ителгән саннарда күренгәнчә, арада 8 мең хезмәт хакы түләмәүчеләр дә бар. Билгеле ки, "Бирсәләр, ансы да яхшы булыр иде…" дип уфтанып куючылар булыр. Чөнки сер түгел, хуҗалыкларда аннан да азрак алучылар бар. Тик халык башын түбән иеп эшли, күтәреп сорарга курка - анысыннан да мәхрүм итүләре бар бит.
Өстәвенә, дәүләт тарафыннан аерым белгечләргә бирелгән акчаларның да шактый өлеше хуҗалык кассасында утырып кала.
- Хөрмәтле хисапчылар! Кеше өлешенә кермәгез. Аның белән генә хуҗалыкны алга җибәреп булмый. Тиешле хөрмәтен күрмәгән кешенең хезмәте дә шул тирә генә булачак бит, - дип искәртте әлеге мәсьәлә буенча Дәниф Харисов.
Уянырга вакыт
Сер түгел, терлекчелектә хезмәт куючылар әлеге киңәшмәгә җыйналгач, дәррәү черем итеп алалар. Күпләр әлеге файдалы сөйләшүне җәза буларак кабул итә. Икътисадчы-хисапчылар өчен ул исә кырыс имтихан. Ничек кенә булмасын, киңәшмәдә катнашучыларның күбесенә җитәкче мөнбәреннән әйтелгән сүзләр, киңәш-шелтәләр барып ирешми.
Исемләп әйтүне кирәк санамыйм, киңәшмәдә янымда утырган абзый, беренче рәт булуына карамастан, рәхәтләнеп изрәп черем итте һәм ахырда, хезмәттәге уңышлары өчен район хакимиятенең премиясе белән хөрмәтләнеп, рәхмәтенә лаек булды. Әлеге абзыйны, безнең бүгенге терлекчелек тармагы белән чагыштырыр идем мин- үзе йоклый, эше бара. Яшәешебез дә көннән-көн алгарышта, кызганыч, терлекчелек тармагы гына нәкъ шулай йокымсырап арттан сөйрәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев