Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ТАРМАГЫНДА: Актаныш районында мал табиблары белемнәрен арттыра (+ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш технология техникумы базасында мал табиблары өчен махсус оештырылган укулар башланып китте.

Малларның сәламәтлеге сагында торучылар атна буе гамәли- теоретик белемнәрен ныгытып, гыйлемнәрен камилләштерәчәк. 


Соңгы вакытларда хуҗалыкларда асралучы маллар арасында төрле авыруларның әледән-әле ачыкланып торуы еш күзәтелә. Алар арасында йогышлылары да аз түгел. Бүгенге көн мал табибының төп бурычы – шул авыруларны беренче билгеләреннән үк таный белү, аларны кисәтү буенча дөрес, нәтиҗәле эш алымнары куллану. 


Укуларны  Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов, дәвалау-профилактик бүлек белгече Фәннур Сөнәгатовлар җитәкләячәк. Биш көнлек укулардан соң районның мал табиблары имтихан тапшырачак. 


Укуларның беренче көнендә авыл хуҗалыгы тармагында алыштыргысыз һөнәр ияләре булган ветеринария белгечләре белән район башлыгы Э.Н. Фәттахов та очрашты. Энгель Нәвап улы әлеге укуларның әһәмиятен ассызыклап, киләчәктә башка юнәлешләрдә дә мондый төр белем арттыруларның дәвам итәчәген искәртте. 


Уку-семинар эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов,  Актанышның баш ветеринар табибы Илгиз Ялаловлар да катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев