Актаныш

Терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләре

“Ат” сыны идарәдә калды

Бүген терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның февраль ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев алып барды.

Реклама

Февраль аеның зәмһәрир салкыннары терлекчелек тармагына да шактый тискәре йогынты ясады. Бу авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре ясаган чыгышларда китерелгән саннардан да күренде. Февраль ае нәтиҗәләре буенча беренче өч урынга ия булган “Башак” хуҗалыгы, “Чишмә” һәм “Әнәк” агрофирмаларының узган елның шул чорына карата ит җитештерүләре ким булу сәбәпле, “Ат” сыны бер хуҗалыкка да бирелмәде, идарәдә калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: