Терлекчелеккә йөз белән- көндәлек игътибар үлемнән дә, авырудан да коткара

Россиянең әле теге, әле бу төбәкләрендә баш калкыткан авырулар мал сатып алганда игътибарлы булуны сорый. Мәсәлән, күрше Казахстанда ящур һәм бруцеллеоз авыруларын һаман да җиңә алмыйлар. Әлеге төбәкләрдән сыер, сарык малы сатып алу тыела. Лейкоз авыруыннан котылу да дәвамлы эшчәнлек таләп итә. Малларны хуҗалыктан озатканнан соң авыру терлек асралган биналарны-утарларны җентекләп чистарту, дезинфекцияләү таләп ителә. Шулай булмаганда, авыру сәламәт малларга йогачак.
Озак һәм күп яуган яңгырлар терлек утарларын тәмам баткак-сазлыкка әйләндерде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев "Кайбер хуҗалыкларда бозаулар күкрәгеннән суда басып тора, бу хәлгә юл куймавыгызны сорыйм",- дип мөрәҗәгать итте 24 форма-киңәшмәдә катнашкан терлекчелек буенча җитәкче-белгечләргә.
Нәфис Әзһәм улы "Актаныш" агрофирмасын башкаларга үрнәккә куйды. Хуҗалыкның Тыңламас һәм Чөгәнә фермаларындагы барлык бозаулар торган утарлар чистартылган, малларны чыгарып утарга каты өслек түшәлгән. Яңгыр яугач кабат сазлыкка әйләнмәсен өчен өслекне кат-кат таптату мөһим. Гомумән, терлекләрнең авыруына һәм үлеменә юл куймас өчен корыда тотарга кирәк.
Май аенда район хуҗалыкларында 2057 баш бозау алынган, әмма шуның 50 се туу белән җан тәслим кылган. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов күпчелек үлемнең сәбәбен бозауларга карау, тәрбия җитмәү белән аңлатты. Май аенда "Әнәк" агрофирмасында, "Чиялек" хуҗалыгында, ел башыннан караганда, "Чиялек", Эконом, "Нигез", "Таң", "Ташкын" хуҗалыкларында бозауларның күпләп үлүенә юл куелган. Алдагы ел белән чагыштырганда, "Актаныш" агрофирмасы киметкән, "Чишмә", "Саф" хуҗалыклары үлем санын киметкән.
Тагын бер игътибарга лаек мәсьәлә- терлекләрнең "Меркурий" программасына теркәлүе мәҗбүри. Терлекчелектән алынган продукция кибеткә килеп кергәнче "Росселхознадзор" тарафыннан тикшерелә. Хәтта шәхси хуҗалыктагы сыерлар да "Меркурий"да теркәлгән булырга тиеш, теркәлмәсә хуҗа сөтен сата алмый. "Меркурий" таләбе буенча биркалар беркетү әле кайбер хуҗалыкларда акрын оештырыла.
Фиргать Абдрахманов бүген хуҗалыкларга сенажга салынасы массаны лабораториядә тикшереп саклауга куюның бүгенге әһәмияте турында да аңлатты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.96200
-
15 август 2022 - 09:46«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк «Алга» һәм «Тимер» батальоннарының хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 360 мең сумга кадәр арттырырга планлаштыралар.8500
-
12 август 2022 - 13:45Район җитәкчесе Ленар Зарипов актанышлыларга мөрәҗәгать белән чыкты Быел Татарстан сулыкларында 55 кеше батып үлгән, шул исәптән 47се — җәйге сезон башыннан. Аларның 8-е балалар. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе – тыелган урыннарда су коену. 2022 елда Актанышта 3 кеше һәлак булды.53600
-
11 август 2022 - 15:03Республика районнары мәгариф идарәләре методистларның I республика форумында Актаныш педагоглары да катнашты Бүген Казанда "Адымнар" полилингваль комплексында район мәгариф идарәләре методистларның I республика форумы узды. Форум "Татарстан Республикасында методик хезмәтнең үсеше" темасына багышланган иде. Көн дәвамында методик мәйданчыклар, тематик секцияләр эшләп торды.51900
-
11 август 2022 - 09:37Яңа Кормаш мәдәнияте: "Җәй күзләре-чәчәкләр" (ВИДЕОМИЗГЕЛЛӘР) Җәй диюгә безнең күз алдына кояшлы матур көннәр, аллы-гөлле чәчәкләр күз алдына килә. Чыннан да, җәй һәм чәчәкләр- аерылгысыз төшенчәләр.75300
-
10 август 2022 - 15:4918-19 августа в Мамадыше пройдет конкурс арт-объектов «В гармонии с природой» Участники будут изготавливать объекты на территории «Стадиона-ипподрома», впоследствии они будут размещены на территории общественного пространства.35400
-
10 август 2022 - 11:26Редкий экземпляр: нефтепроводчики помогают сохранить растения Астрагал серпоплодный (Astragalus falcatus Lam.) и остролодочник волосистый (Oxytropis pilosa L.) – эти и другие находки обнаружили экологи компании «Транснефть – Прикамье» при проведении инженерно-экологических изысканий в Республике Марий Эл.38200
-
10 август 2022 - 08:45РӘХИМ ИТЕГЕЗ: Районыбыз җитәкчесе Ленар Зарипов "Телеграмм" мессенджерында һәм социаль челтәрләрдә шәхси битен ачты Актаныш районы җитәкчесе- район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов бүген Телеграмм-каналына язылучыларны хәерле иртә теләп сәламләде.47202
-
10 август 2022 - 08:41Төзелеш материалларына бәя элеккеге халәтенә кайткан Хәрби операция башында кисәк кенә өскә сикергән төзелеш материалларының бәяләре бүген нормальләшкән. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин әнә шулай дип җиткерде.41300
-
9 август 2022 - 20:19УҢГАН МЕХАНИЗАТОР-ХУҖАЛЫК ГОРУРЛЫГЫ:Комбайнчы Назыйм абый турында сүзем! "Вөҗданы – пакь, йөзе – ак" диләр алар хакында. Ул нәкъ безнең комбайнчы егетләргә һәм аларга үрнәк күрсәтүче, маяк билгеләүче абзыйларга карап әйтелгән кебек. Чалманарат якларындагы "Наратлы" хуҗалыгының басуларын кыр корабында гизүче Назыйм абый Нуретдинов белән без тиз генә сөйләшеп, эшләренең хәлләрен белештек.45100
-
12 август 2022 - 14:1609 08 22 ХӘБӘРЛӘР
-
18 июль 2022 - 15:00БЕЗНЕҢ АТНАЛЫК КҮЗӘТҮ(11-17.07): Рәхим итеп карагыз!
-
16 август 2022 - 15:54Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары "Тамыр" һәм "Башак" хуҗалыклары уңганнарын сәламләде"Игенчеләрне җыр белән дәртләндерәбез!" ди район мәдәният йорты хезмәткәрләре. Елдагыча Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары районыбыз кырларына килеп игенчеләр белән очрашуларны башлап җибәрде. Бүген алар "Тамыр" һәм "Башак" хуҗалыклары уңганнарын сәламләде15200
-
16 август 2022 - 15:02Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәпләрне бүләкләячәкләр (фото һәм видео)Район мәктәпләренең яңа 2022-2023 нче уку елына әзерлеген карауда Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов белән берлектә аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова катнашты.24200
-
16 август 2022 - 14:57Җимешләрнең кайсыларын туңдырырга ярамый?Киңәшләр хуҗабикәләр өчен файдалы булыр.17000
-
16 август 2022 - 14:07Район җитәкчесе Ленар Зарипов: Без мәктәпләрне ябу ягында түгел (+видео)15-16 август көннәрендә район җитәкчелеге мәктәпләрнең, балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.32501
-
9 август 2022 - 17:29Актанышның икмәк комбинатында хезмәт урыннары бар! Сменалы эшкә газ миче операторлары, төрле эшләр башкаручылар эшкә чакырыла.76100
-
2 август 2022 - 14:069,10 августа в селе Актаныш, в ЦДТ состоится "Ярмарка шуб"! Новая коллекция-2022!142600
-
11 июль 2022 - 08:47В ООО "Башак", с. Н. Алимово, требуется тракторист на К-700, оператор! Требования: ответственность, желание работать!179200
-
12 август 2022 - 13:45Район җитәкчесе Ленар Зарипов актанышлыларга мөрәҗәгать белән чыкты Быел Татарстан сулыкларында 55 кеше батып үлгән, шул исәптән 47се — җәйге сезон башыннан. Аларның 8-е балалар. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе – тыелган урыннарда су коену. 2022 елда Актанышта 3 кеше һәлак булды.53600
-
12 август 2022 - 13:33Районыбызның нәни кызы "Актаныш таңнары" газетасының котлау хатына лаек булды (фоторепортаж) Бүген районыбызда яшәүче Индаевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга.68802
-
12 август 2022 - 08:54МРОТны 30 меңгә җиткерергә, диләр... Дәүләт думасында минималь хезмәт хакы күләмен шактый арттырырга тәкъдим иттеләр.47200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика