Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекчелектә июнь аенда нәтиҗә ясалды

Терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең июнь ае һәм ярты еллык нәтиҗәләргә багышланган 24нче форма киңәшмә 14 июль көнне узды.

 Авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре аны видеоэлемтә аша тыңлады. Сөйләшүне район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

-Ярты еллык нәтиҗәләр буенча терлекчелек тармагында нәтиҗәләр көендерерлек түгел. Баш саннары да артуга. Сөт һәм ит җитештерүдә дә плюс белән барабыз. Ә менә мөгезле эре терлек ите җитештерүдә проблемалар бар әле, - диде район башлыгы киңәшмә башында.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдиновның финанс-икътисад торышы белән таныштырган чыгышыннан күренгәнчә, 1 июльгә хуҗалыклар буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән барысы 1 миллиард 245 миллион 825 мең сум акча кергән. Бу, 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда 127 миллион 112 мең сумга күбрәк булып, 111 процент үсеш бирә.

Терлекчелек продукциясе сатудан 1июльгә барысы 813 миллион 376 мең сум акча кергән. Узган елның шул чоры белән чагыштырып караганда, “Тамыр” хуҗалыгында акча кереме - 87, “Таң” хуҗалыгында - 99, “Эконом” хуҗалыгында 80 процент кына. Калган хуҗалыкларның кереме 100 проценттан артыкны тәшкил итә.

Бер шартлы терлеккә акча кереме район буенча 31 мең 522 сум.

 

Баш саннары артуга, тик җитәрлек түгел

Мөгезле эре терлекләрнең баш саннарына килгәндә, июнь аен хуҗалыклар 33417 баш мөгезле терлек белән тәмамлады. Бу, ел башы белән чагыштырганда 308 башка артык. Ел башыннан “Нигез”, “Башак” хуҗалыклары, “Актаныш”, “Әнәк” агрофирмалары, “Чишмә”, “Эконом”, “Нур”, “Ташкын”, “Саф”, “Алга” хуҗалыклары терлек саннарын 128-101 процентка арттыра алсалар, “Чиялек”тә - 4, “Таң” хуҗалыгында 2 башка кимегән.

Июнь аенда исә терлек саннары май ае белән чагыштырганда 136 башка арткан. “Нигез” хуҗалыгы, “Актаныш” агрофирмасы, “Чиялек”, “Нур”, “Саф”, “Ташкын” хуҗалыклары ай эчендә терлек саннарын шактый арттыра алса, “Таң” хуҗалыгы, “Әнәк” агрофирмасы, “Башак”, “Наратлы” хуҗалыкларында алар кимегән.

1 июльгә килешүгә карата 374 баш мөгезле эре терлек җитми. Баш саннары буенча килешүне “Нигез” һәм “Башак” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасы гына үтәгән. Калган хуҗалыкларга моның буенча эшлисе бар әле.

Ел башыннан барысы 6753 бозау туган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 170 башка азрак. Май аенда 1091 бозау туган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 49 башка күбрәк.

-Бозау алудагы минусларны сентябрь аена бетерәбез, - дип вәгъдә итте идарә белгечләре.

Чынлыкта исә, бозау алудагы кимлек, сыер һәм таналарның каплатылып бетмәвенә дә бәйле. Ел башыннан 7677 мөгезле эре терлек каплатылган. Узган елның шул чорына караганда 473 башка кимрәк. Июнь аенда да каплату 84 башка ким булып, 1339 башны тәшкил итә.

Ел башыннан 376 баш терлек үлеменә юл куелган. Узган елның шул чорына караганда бу 86 башка азрак. Ай эчендә 57 баш терлек җан-тәслим кылган.

Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Габдрахманов сыерларны бракка чыгару буенча да мәгълүматлар белән таныштырды.

Сөттәге соматик клеткалар буенча ясаган анализлардан күренгәнчә, хуҗалыклар моның буенча шактый эш башкарган. Әмма “Нур”, “Наратлы”, Нур Баян исемендәге, “Нигез”, “Эконом” хуҗалыкларында әле ул нормадан югары.

Фиргать Габдрахманов лейкоз авыруы буенча да мәгълүматларны җиткерде. Район буенча 30 меңнән артык мөгезле эре терлекнең 15 процентының РИД анализының уңай булуы җитди уйланырга җирлек тудыра. Бу хакта район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклады.

-Югары культуралы терлекчелектә лейкоз авыруы булырга тиеш түгел. Ә бездә 15 процент мал әлеге авырудан зарарланган. Әгәр болай дәвам итсә, киләчәктә җитештергән продукцияне сата алмаячакбыз, - диде ул.

Чөнки авыру терлекләрнең продукциясен сату рөхсәт ителмәячәк. Моның өчен лейкоз авыруын бетерү өстендә ныклап эшләргә кирәк.

-Лейкозлы малларны ничек тә сәламәтләреннән аерым асрау зарур. Шулай эшләмәгәндә, вирус сәламәт терлекләргә дә күчәчәк, - диде Фиргать Габдрахманов.

 

Сөт җитештерүне киметмәскә

Ел башыннан барысы 320423 центнер сөт җитештерелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 17656 центнерга артыграк.

Июнь аенда район хуҗалыкларында барысы 58853 центнер сөт җитештерелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3624 центнерга артыграк. Бер сыерга уртача 619 килограмм туры килә. Хисап аенда сөт җитештерү буенча “Нигез” хуҗалыгы, “Чишмә”, “Әнәк” агрофирмалары, “Чишмә” хуҗалыгы аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Аларда бер сыерга 917 - 737 килограмм сөт җитештерелгән. Сөт җитештерү буенча ферма мөдирләренең эш күрсәткечләре таблицада күренә.

-Соңгы көннәрдә сөт җитештерү кимеде. Моңа көннәрнең кызу торуы да тәэсир итәдер. Тик көнлек сөт җитештерүне 200 тоннадан төшермәскә иде бит, - диде ул.

Ел башыннан район хуҗалыкларында 26358 центнер ит җитештерелеп, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 361 центнерга кимрәк. Июнь аенда 4361 центнер ит җитештерелгән. Бу айда ит җитештерү буенча “Актаныш” агрофирмасы, “Ташкын”, “Чиялек”, “Наратлы”, “Тамыр” хуҗалыклары кызыл зонага эләккән.

Үсеш булса, бар да була

Терлекләрнең үсеше буенча алдынгылык июнь аенда да “Әнәк”агрофирмасында. Аларның маллары тәүлегенә 978 грамм үсеш бирә. Әмма фермалап караганда, аларда да аермалар сизелә. Үсеш буенча ферма мөдирләренең июнь аендагы эш күрсәткечләре шулай ук таблицада күренә.

Район буенча июнь аенда уртача күрсәткеч 766 граммны тәшкил итә.

 

Хезмәткә түләү

Май аенда район хуҗалыкларында уртача хезмәт хакы 24 мең 982 сумны тәшкил иткән. Иң югары хезмәт хакы бу айда “Чишмә”хуҗалыгында. Алар хезмәткәрләренә июнь аенда уртача 33 мең 16 сум түләгәннәр. Нур Баян исемендәге хуҗалык, “Әнәк” агрофирмасы, “Наратлы”, “Нигез”, ”Таң” хуҗалыклары,”Актаныш”, “Чишмә” агрофирмалары, “Ташкын” хуҗалыгы хезмәткәрләренә районның уртача күрсәткеченнән югарырак хезмәт хакы түләгәннәр. Калган хуҗалыкларда ул түбәнрәк.

Май ае нәтиҗәләре буенча “Ат” сыны “Башак” хуҗалыгына тапшырылды. Һәм алар 30 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнделәр. Икенче урынга ия булган “Нигез” хуҗалыгы 25 мең сум күләмендәге премиягә ия булды. Өченче урынны алган “Чишмә” агрофирмасына 20 мең сум күләмендә премия бирелде.

Фермерларның эшчәнлегенә ясалган нәтиҗәләр буенча март аенда Күҗәкәдән Илвир Хәбиров – I, Югары Яхшыйдан Лилия Мадьярова – II, Түкедән Зөбәрҗәт Нуретдинова III урынга ия булып, бүләкләнделәр.

 

Авыл җирлекләрендә

Авыл җирлекләрендәге мал саннары буенча район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова ясаган чыгыштагы саннардан күренгәнчә, агымдагы елның 1 июленә авыл җирлекләрендә 12003 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 41гә, май аенда 233 башка арткан. Ай эчендә терлек саннары Татар Ямалысы, Актанышбаш, Югары Яхшый, Иске Байсар, Чалманарат, Чуракай, Киров, Иске Кормаш җирлекләрендә артса, Мәсәдедә ике башка кимегән.

Сыерлар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 31гә, ай эчендә 14 кә артып, 4676ны тәшкил иткән.

Ел башыннан район буенча шәхси хуҗалыкларда 60200, май аенда 13690 центнер сөт сатылган. Июнь аенда иң күп сөтне Иске Сәфәр, Такталачык, Иске Байсар, Татар Суыксуы, Югары Яхшый, Кәзкәй, Иске Богады, Түке, Иске Богады, Түке, Чалманарат җирлекләре, иң азын Чуракай, Иске Айман, Актаныш, Пучы, Яңа Әлем, Теләкәй, җирлекләре саткан.

Ай эчендә бер хуҗалыкка сөт сатудан кергән акча кереме буенча алдынгылыкны Югары Яхшый җирлеге били. Аларда ул – 8223, Аешта – 7446 сумны тәшкил итсә, Актанышта – 319 сум гына. Район буенча уртача күрсәткеч 2702 сум.

Хисап аенда бер литр сөтнең бәясе район буенча уртача 18 сум 91 тиен булган.

Сарык һәм кәҗәләр саны узган ел белән чагыштырганда 1203 башка кимеп, 16275не тәшкил итә. Ат асраучылар исә, киресенчә арта бара. Узган ел белән чагыштырганда атлар 56 башка артып, 557гә җиткән.

Рәйхан Галимҗанова мини-фермалар буенча мәгълүмат җиткерде. Районга 58 мини-ферма кайтырга тиеш дип план куелган булса, әле 37 кеше генә аны алырга теләк белдереп, документлары тутырылган. Район башлыгы да мини-фермаларга җитди карарага кушты.

Май ае нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында “Ат” сынына Актанышбаш җирлеге лаек булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев