Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекчеләрнең һөнәри бәйгеләре

Иске Байсардагы җәйләүдә терлекчеләрнең һөнәри бәйгеләре булып узды. Анда район хуҗалыкларының савымчылары, лаборантлары һәм зоотехниклары катнашып, теоретик белемнәре, гамәли күнекмәләре буенча көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Ташкын" хуҗалыгы - I, "Чишмә" - II, "Башак" хуҗалыгы III урынга лаек булды. Савымчылар арасында абсолют батыр булып "Ташкын" хуҗалыгыннан Ләйлә Нәҗмиева танылды. "Алга"...

Иске Байсардагы җәйләүдә терлекчеләрнең һөнәри бәйгеләре булып узды. Анда район хуҗалыкларының савымчылары, лаборантлары һәм зоотехниклары катнашып, теоретик белемнәре, гамәли күнекмәләре буенча көч сынаштылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча "Ташкын" хуҗалыгы - I, "Чишмә" - II, "Башак" хуҗалыгы III урынга лаек булды.
Савымчылар арасында абсолют батыр булып "Ташкын" хуҗалыгыннан Ләйлә Нәҗмиева танылды. "Алга" хуҗалыгыннан Роза Хуҗагалиева, "Тамыр" һәм "Чишмә"дән Саҗидә Әбүдәрова, Ландыш Вәлиева I-III урыннарны яуладылар.
Лаборантлар арасында Гөлфәрия Солтанова ("Ташкын") - I, Гөлгенә Гайнетдинова ("Әнәк" агрофирмасы) - II, Ришат Әхмәтов ("Чишмә") III урында.
Зоотехниклар арасында "Чишмә" хуҗалыгыннан Айрат Мөхәмәтдиновка тиңнәр табылмады. Ул республикада да җиңү яулады. "Ташкын", "Тамыр" хуҗалыкларыннан Шәрифҗан Солтанов һәм Әлфәрит Харисов II-III урыннарны бүлештеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев