Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекләргә чип куелмаса, дәүләттән субсидия бирелми

Елдан-ел кайчандыр бетерелеп, нокта куелды дип саналган терлек чирләре калкып чыга. Мәсәлән, узган ел Сарман районында ящур авыруы баш калкытып борчуга салды, Казан ягында бруцеллез авыруы сыерлардан кешеләргә йоккан очраклар булды. Үзебезнең Актаныш районында нодуляр дерматит авыруы табылып, ветеринария хезмәткәрләре көче белән тиз арада киртә куелды. Шулай ук туберкулез авыруы да үзен күрсәтергә өлгерде. Менә шундый авыруларны булдырмау максатыннан елга ике тапкыр: язын һәм көзен ветеринария табиблары терлекләргә вакцинация ясый. Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров авыл җирлекләре җыеннарында шәхси һәм фермерлык хуҗалыкларында терлекләрне төрле авырулардан саклау буенча аңлатулар алып бара.

Елга ике тапкыр котыру авыруыннан, ящур, себер язвасы һәм башка авыруларга каршы вакцина ясала. Сыерлар бруцеллез, лейкоз авыруларына тикшерелә.

Бөтен терлек дә исәптә булырга тиеш. Шуның өчен Россиядә терлекләрне  чиплаштыру башланды. Терлекләргә чип куйганнан соң без аларны «Хөррият» агропрограммасына теркибез. 2025 елдан этләрне чиплаштырабыз. Белгечләребез этләргә чиплар куя башладылар. Чип куйгач,  программага  хуҗалар турында да бар мәгълүмат кертелә.

  • Сәбәбе- беренчедән, республикадагы һәр малга вакцина индивидуаль кайта.
  • Икенчедән, терлек югалган очракта шушы чип аша табып булачак. 
  • Өченчедән, мал вируслы авыру белән үлеп китсә, дәүләт күпмедер өлеш сумма акчаны субсидияли. Әгәр терлек учетка кертелмәгән, чип куелмаган икән, субсидия бирелми,- дип чиплаштыру вәзгыятенә аңлатма бирде Илнар Кадыйров.

Бруцеллез авыруы таралу сәбәпле, быел ике айлык бозаулардан да кан анализы алына. Яшь малларны никадәр иртә тикшереп торыла, терлекнең сәламәтлеге, көрлеге өчен шулкадәр яхшырак. Малларның гына түгел, хуҗаларының, башка кешеләрнең дә сәламәтлеген саклау дигән сүз.

-Декабрь аенда Казандагы бер ит комбинатына бруцеллеозлы терлек алып киләләр, вакытында диагноз куелмагач, авыру кешеләргә дә йокты. 4 кеше бруцеллез авыруы белән авырды. Хәзер ветеринария хезмәткәрләрен дә бруцеллез авыруыннан тикшереп торалар,- дип терлекләренең сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакырды Илнар Мирзахәниф улы. 

Видео- https://vk.com/wall-31077111_66185  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев