Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекләрне – җәйләүгә

Терлекләрне җәйләүләргә чыгару вакытында хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклары, ветеринария белгечләре, ферма мөдирләре, баш икътисадчылары катнашында семинар-киңәшмә үткәрү матур гадәткә әйләнде. Аның быелгысы 4 май көнне "Әнәк" агрофирмасының Түке җәйләвендә узды. Терлекчелектә җәйләү чоры мул продукция җитештерә торган вакыт санала. Быел уҗымнарның яхшы күтәрелүе малларны көтүләргә һәм җәйләүләргә иртәрәк чыгарырга мөмкинлек...

Терлекләрне җәйләүләргә чыгару вакытында хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклары, ветеринария белгечләре, ферма мөдирләре, баш икътисадчылары катнашында семинар-киңәшмә үткәрү матур гадәткә әйләнде. Аның быелгысы 4 май көнне "Әнәк" агрофирмасының Түке җәйләвендә узды.
Терлекчелектә җәйләү чоры мул продукция җитештерә торган вакыт санала. Быел уҗымнарның яхшы күтәрелүе малларны көтүләргә һәм җәйләүләргә иртәрәк чыгарырга мөмкинлек бирде. Беренчеләрдән булып, "Актаныш" агрофирмасының Чөгәнә фермасы, "Таң" хуҗалыгының Теләкәй фермасы, СПСК "Агыйдел", "Әнәк" агрофирмасының Түке өлеше малларын җәйләүләргә күчерде.
Беребезгә дә сер түгел: терлекләр җәйге чорга күчкәч, аларны яшел масса белән генә тукландыру башлана. Нәтиҗәдә терлекләр организмында микрофлора бозыла. Моны булдырмас өчен узган елгы азыкны да кулланырга кирәклегенә басым ясады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов.
- Хуҗалыкларда әле шактый азык запасы бар. Печән, салам, силос, сенажын бергә кушып исәпләгәндә, 1 майга бер шартлы терлеккә 10 азык берәмлеге туры килә. Ә безгә ел буе терлекләрне ашату өчен бер шартлы терлеккә 25 азык берәмлеге әзерләү бурычы куела. Шулай булгач, калган азыкны миксерлар белән болгатып, витаминнар белән баетып, терлекләргә яшел масса белән кушып ашатыгыз, - диде Рәфит Мирзаһитов.
Ул шулай ук кышка әзерләнәсе терлек азыгының нинди булырга тиешлеген дә, күпме кирәклеген дә үтемле итеп аңлатты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев терлек азыгы хәстәрләү техникасына куелган таләпләр хакында төшендерде. Районда 26 берәмлек турагыч комбайн, 22 КИР чапкыч-турагыч агрегаты исәптә. Терлек азыгы әзерләүче комбайннарны ватылудан саклау өчен КПИ-2.4 турагычы булдырганда хуҗалыклар күпкә отарлар иде. Миксерларны эш хәлендә тоту, алардан рациональ файдалану төп шарт булып кала.
Җәйләүләрдә, кырда техника белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү, хезмәткәрләргә инструктаж үткәрүнең мөһимлеге дә ассызыкланды. Моның өчен һәр хуҗалык махсус журналлар булдырып, анда эшчеләрнең имзасын алып барырга тиеш.
Районда барысы 29 җәйләү булып, семинар узган көнгә аларның сигезенә терлекләр чыгарылган. Калган хуҗалыкларга да әлеге эшне озакка сузмаска куштылар.
Киңәшмәдә катнашучыларга җәйләүләргә куелган таләпләр хакында да аңлатылды. Терлекчеләр өчен киенү-чишенү бүлмәләре булдыру, дөрес исәп алып бару, маллардагы авыруларга каршы профилактика, тояк эшкәртү өчен махсус станоклар кую, лаборатор анализлар алып, продукциянең сыйфатын күтәрү - үтәлергә тиешле мөһим шартлар. Аларны Түке җәйләве мисалында күрсәттеләр.
Әлеге җәйләү табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Савым сөтүткәргечләр ярдәмендә башкарыла, сөт суыту җайланмасы урнаштырылган. Быел гына 100 баш бозауга исәпләнгән торак төзелеп, анда бозауларга сөт эчерү өчен "корма-мама" куйганнар.
- Моннан дүрт ел элек фермаларга "корма-мама" урнаштырганда, аларны җәйләүләргә дә кую, бозауларны ел әйләнәсе шушы ысул белән тәрбияләү турында сөйләшкән идек. "Әнәк" агрофирмасы әлеге алымны үзендә куллана башлады. Нәтиҗәсе дә уңай, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов.
Түке җәйләвенә 362 баш савым сыеры күчерелгән. Аларга 20-30 килограмм исәбеннән монокорм бирәләр. Нәтиҗәдә сөт җитештерү дә күзгә күренеп артуга таба. Бүгенге көндә агрофирмада бер сыерга 18.5 килограмм сөт савалар икән, бу начар күрсәткеч түгел.
Биредә һәр терлеккә карточка тутырылган. Шуның нигезендә алар турында тулы мәгълүмат алырга була. Лейкоз авыруына каршы да кискен көрәш алып баралар. 30 килограмм сөт бирүче авыру терлекне дә чыгымга җибәреп, савыгу-чистарту юнәлешенә өстенлек бирәләр.
Лейкоз авырулы сыерлардан арыну башка хуҗалыкларга да шарт итеп куелды. Чөнки дәүләткә тапшыра торган сөткә таләпләр көннән-көн артканлыктан, авыру сыердан сауган сөт калганнарыныкына да кушылып, анализларда күренә. Нәтиҗәдә сөткә бәя кими, яки аны бөтенләй алмаска мөмкиннәр.
"Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев семинарда катнашучыларны үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Биредә уңай якка үзгәрешләр көннән-көн арта. Һава торышы нинди булуга карамастан, хезмәтчәннәр җәйләүгә чиста юлдан килсен өчен таш плитәләр җәелгән.
- Ферма араларына да каты өслек түшәүне максат итеп куябыз, - ди Фарис Фәтхиев.
Сөйләшү барышында тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталды Дәниф Харисов. Сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыру йөзеннән хуҗалыкларда бер сыерга бер сотый исәбеннән мал чөгендере игәргә кирәк, диде ул. Әлеге фикерне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та хуплады.
- Хуҗалыклар аны утыртып, рәт арасын эшкәртеп бирсә, мәктәп укучыларына сирәкләргә, төпләрендәге чүпләрен алуны кушарга кирәк. Бу, бердән, хезмәт тәрбиясе булса, икенчедән, укучының үз хезмәтенә күпмедер акчасы да була. Моны, һичшиксез, оештырып бетерәсез, - дип мөрәҗәгать итте ул хуҗалык җитәкчеләренә.
Киңәшмә ахырында Фаил Камаев "Әнәк" агрофирмасының эшчәнлеген уңай яктан бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев