Техникаң нинди – икмәгең шундый!
Яз кояшы, көләч нурларын чәчеп, ак кар катламын эретә башлады. Игенчеләр өчен иң җаваплы мәл – чәчү вакыты җитәргә дә күп калмады. Аны район хуҗалыклары нинди әзерлек белән каршылый, барлык техникалары да көне ел туйдырыр мәлдә сынатмасмы – дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе вәкилләре, әнә шуларны күз уңында тотып, хуҗалыкларда һәм башка аграр предприятиеләрдә машина-трактор паркының техник торышын тикшерүне башлап җибәрде.
Бүген “Актаныш” агрофирмасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең чираттагы семинары үтте. Семинар эшендә районыбыз башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов, журналистлар катнаштылар. Хуҗалык белән тәҗрибәле һәм алдынгы карашлы Рамиль Фидус улы Вәлиев җитәкчелек итә.
Авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны, тагылма агрегатларны эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, басу эшләрен хәвеф-хәтәрсез башкарып чыгу – һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Язгы кыр эшләре башланганчы техник караулар да шул нияттән үткәрелә. Әлеге мәсьәлә – семинарның төп темаларының берсе иде.
Күрсәтмә техника карауга тракторлар, “Белоруслар” һәркемне үзләренең яңа булулары, бер сафка матур итеп тезелдереп куелганнары белән җәлеп итеп торды.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов:
– Безнең һәръелдагыча техник караулар – күрсәтмә караулар белән башланып китә. Хуҗалыкны районда үрнәкле буларак беләбез. Механизаторларга фаҗигаларсез йөрүләренә, кыр-басуларны имин гизүләренә юнәлдерелгән бу чара. Быел 7 апрельгә район буенча карап бетерү боерыгы куелды. Районда 870 техника агрокомплекста, 713 прицеп һәм трактор, аның эчендә 260 прицеп исәптә.
Яңа техникалар, куәтле агрегатлар кайтып тора. Бу техника карау буенча без ел дәвамында фаҗигалар, аянычлы вакыйгалар чыкмастай әзерләп чыгаруга нигез салабыз. Комплектлаштыру, документлаштыру бурычлары да булып тора. «Озату» кебек төшенчәләрне карап бетерү мөһим. Механизаторларга механиклар белән бергә лампочкалар янамы, тормозлар эшлиме икәнен карау да әһәмиятлесе!
Махсус киемле булырга тиеш механизаторлар, күренеп тору өчен бу. Хәвефсезлек кагыйдәләренең бер таләбе ул!
Агрофирманың механизаторы Ришат Рамазанов белән сөйләшәм:
– Техника карау – язгы басу эшләренә чыгуга бер этәргеч булып тора. Хәвеф-хәтәрсез, сау-сәламәт булып эшләргә язсын барыбызгада!
Техника карауга ничек әзерләндегез, Ришат абый?
– Үзегез күреп торасыз җылы гаражларыбыз бар, Аллага Шөкер. Кыш көне тракторларыбызны, чәчкечләребезне карыйбыз, кирәк булса ремонтлыйбыз. Үзем “Class 950” тракторын иярлим. Яз көннәрендә чәчүдә һәм җәй көне чәчүләр тәмамлангач сенаж вакыты “ә” дигәнче килеп җитә, арба тагып ташыйбыз.
Тракторларга запчастьләр хәстәрләгәндә тоткарлыклар булмадымы соң?
– Юк, безнең инженерлар алмаш-тилмәш йөриләр. Запчастьләргә интеккәнебез беркайчанда юк!
“Актаныш” агрофирмасында барлыгы 24 трактор, 15 прицеп техник күзәтүне үтеп, комиссия трафыннан кулланышка “рөхсәт” алды. Бу “рөхсәт” алу артында бертөркем механизаторларның, инженерларның тырыш хезмәте ятканы мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев