Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тәгәрмәчне акка буяу – саклауга кую түгел

Чананы- җәйдә, арбаны- кышын әзерлә дип кабатларга өйрәнсәк тә, ел арты ел бер үк тырмага басабыз. Әллә дөньясы шуңа көйләнгән- кемдер өстән фәрман бирмәсә, хәрәкәтләнүне хуп күрмибез. Тырма дигәннән, атна башына район хуҗалыкларында 6 меңгә якын тырманың-5 меңе, 269 культиваторның- 177се, 296 чәчкечнең- 122се генә төзекләндерелгән иде. Билгеле, бу саннар...

Чананы- җәйдә, арбаны- кышын әзерлә дип кабатларга өйрәнсәк тә, ел арты ел бер үк тырмага басабыз. Әллә дөньясы шуңа көйләнгән- кемдер өстән фәрман бирмәсә, хәрәкәтләнүне хуп күрмибез.

Тырма дигәннән, атна башына район хуҗалыкларында 6 меңгә якын тырманың-5 меңе, 269 культиваторның- 177се, 296 чәчкечнең- 122се генә төзекләндерелгән иде. Билгеле, бу саннар тулы хакыйкатьне ачып бирми. Кем әйтмешли, бар- ялган, оятсыз ялган һәм статистика. Хәер, тагылма агрегатлар ремонты башка техниканың торышы аркасында үз актуальлеген югалтып килә.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә узган һәр гамәли сөйләшүдә быел техника ремонтына кагылышлы мәсьәләләргә аеруча басым ясала. Беренчедән, әлеге хезмәт сүлпән бара, икенчедән, алдагы елда районда республикакүләм "Басу көне" ("День поля") узачак. Язын булыр-булмас агрегатлар белән кырга чыксак- нәтиҗәсе артыннан ерак йөрисе юк. Күкрәк төеп күрсәтерлек нәрсә булырмы?

Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 14 декабрь, 2011 98 (9640) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев