Актаныш

Тик тә тормый, эш тә кырмый...

- Кемдер алдан флаг күтәреп йөри, кемдер арттан өстрәлә... - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тарафыннан ай нәтиҗәләренә багышланган чираттагы киңәшмәнең башында ук яңгыраган әлеге сүзләр терлекчелек тармагының бүгенгесен ачык билгеләде. Хәер, бер бүген генә түгел, гел шулай булды, дип җаваплаучылар да табылыр. Дөрес, бу яшәешебезнең...

- Кемдер алдан флаг күтәреп йөри, кемдер арттан өстрәлә... - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тарафыннан ай нәтиҗәләренә багышланган чираттагы киңәшмәнең башында ук яңгыраган әлеге сүзләр терлекчелек тармагының бүгенгесен ачык билгеләде.

Хәер, бер бүген генә түгел, гел шулай булды, дип җаваплаучылар да табылыр. Дөрес, бу яшәешебезнең бер үзенчәлеге. Нинди генә тармакны, нинди генә эшчәнлекне алма - бөтенесе дә алдынгы, маяк кебек әйдәп баручы була алмый. Хикмәт бит нәрсәдә - ай айга охшап килмәсә дә, арттан өстерәлүчеләр исемлеге үзгәрми. Ай саен шул ук йөзләр, шул ук саннар, шул ук эшчәнлек. Кызганыч, кайбер саннарга "эшчәнлек" сүзен куллану да урынсыз.

Саннар ни сөйли
Ел башынан соңгы 3 ай эчендә район хуҗалыкларында 3745 бозау алынган һәм 3465 мал "расходка" чыгарылган. Яки, мәсәлән, 849 тана кергән, 861 сыер бракка чыгарылган. Билгеле, дөнья югалтуларсыз бармый, тик кергәне белән чыкканы тәңгәл килгәндә дөньяның кая барганын да тәгаен гына әйтеп булмас. 3 ай эчендә уртача 88 килограмм авырлыкта 204 мал җан тәслим кылган. Узган елларны, ел дәвамында 500-600 баш үлә иде, хәзер "алгарышта" икәнбез. Болай дәвам итсә, ел ахырына 800 дән артык малга ясин чыгачакбыз. Әлбәттә, бу күрсәтергә яраган саннар гына. Чынбарлыкта "сатылган" яисә "хуҗалык ихтыяҗына чалынган"нар сафын тулыландырган үле җаннарны да барласаң ни килеп чыгадыр.
Ярый әле, шушы югалтуларга да карамастан, мал саны үсештә. Хуҗалыклар көтүенә узган елның 3 ае белән чагыштырганда, район буенча 700гә, ай эчендә 200гә якын эре терлек өстәлгән. Ел башыннан маллар саны 378гә арткан. Әлеге күренеш бу өлкәдә өлге күрсәткән "Ташкын" хуҗалыгы, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары хисабына. Шул ук вакытта "Нива", "Нур", "Эконом", "Янаул" хуҗалыкларында маллар саны кимүгә таба. Сәбәбен ерак эзлисе юк - бар хикмәт көтү яңартудагы җитешсезлекләр.

Үгез эшләгән
"Нива" хуҗалыгының баш зоотехнигыннан каплату хисабының ник үтәлмәве турында сорагач, нәкъ шулай дип ике дә уйламый: "Үгез эшләде бит, мин белмим", - дип җавап бирде. Бер хуҗалыкта көтү яңартуга игътибар биреп, тиешле технологияләрен үтәп, һәрдаим исәп-хисап ясап торсалар, икенче хуҗалыкларда технолог ролен әле һаман үгез үти. Ә аңа инде үз ниятеннән башка синең хисабың да, саннарың да кирәкми. Үгезне киңәшмәгә чакырып, сорау да алып булмый. Шулай итеп, ничә сыер-танадан үрчем көтәргә - билгесез. Шул сәбәпле, киләчәк тә томанлы. Булса - була, булмаса - юк, дип эшләүнең ачык бер мисалы инде бу.
- Үрчем алу - бер нәрсә, яшь малларның сакланышын да тәэмин итү зарур. Ә моның өчен хуҗалыкларда ветеринар белгечләр булу шарт,- дип искәртте хакимият башлыгы Фаил Камаев. Бүгенге көндә бу шулай ук авыр мәсьәлә.
Кайбер хуҗалыкларда яшь малларның үсеше дә мактанырлык түгел. Бер хуҗалыкта маллар яхшы гына тәүлеклек үсеш алганда, алардан ерак түгел күршеләре, Дәниф Харисов сүзләре белән әйткәндә, "ник туганнарына үкенеп яшиләр". Шул сәбәпле, игътибарсыз, ачлы-туклы үскән малкайлардан киләчәктә яхшы үрчем алып булыр дип берәү дә тулы ышаныч белән әйтә алмый.

Хөрмәтенә күрә хезмәте
Киңәшмә дәвамында саннарга игътибар итсәң "начар"лар сафында гел бер үк хуҗалыклар телгә алына. Һәрнәрсә чагыштыруда сынала, дип сөйләргә яратабыз бит. Шушы саннар нигезендә район үзәгенә якын ике хуҗалыкны: "Таң" һәм "Нива" хуҗалыкларының эшчәнлеген чагыштырып карау урынлыдыр.
"Таң" хуҗалыгында бүгенге көндә 10085 центнер сөт савалар (узган елга караганда 13 процентка югары), "Нива"да - 5 мең центнерга якын. Бүгенге көндә узган ел белән чагыштырганда, 2 тоннадан артык сөтне югалтып бара ул. "Таң" хуҗалыгында, 1 сыерга дип исәпләгәндә, 1 тоннадан артык сөт саталар, "Нива" хуҗалыгында - 500 центнердан бераз артыграк. Шул сәбәпле, "Таң" хуҗалыгында 1 сыер ай саен 23200 сум акча кертә, ә "Нива"ның сыеры - 12600 сум гына. Шушы саннарны җыеп, "Таң" хуҗалыгы 2013 елга караганда акча керемен 10 млн сумга арттырганда, "Нива" хуҗалыгында керем алу түгел, 400 мең сумны югалтырга өлгергәннәр. Ник алай икән дип, хәер, аптырамассың да.
Һәр эшчәнлекне кеше факторы билгели. Мисал өчен, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов сүзләренә караганда, "Нива" хуҗалыгында савымчыларның айлык хезмәт хакы 3 мең сум (киңәшмәдәге саннарда уртача хезмәт хакы 10 мең сум дип күрсәтелгән). Шул ук вакытта, "Таң" хуҗалыгында хезмәт куючы савымчылар 1 айга аларның күп дигәндә 8 айлык хезмәт хакын, ягъни 15-25 мең сумны алып эшлиләр. Монда инде сүзләр урынсыз. Бар җитешсезлекләр дә бәлки шушы саннар белән аңлатыладыр да.
Хезмәт хакы дигәннән, әлеге өлкә белән соңгы арада район прокуратурасы да кызыксына башлады. Исемләп әйтеп торуны кирәк тапмыйм, эш кешесенә бурычлы җитәкчеләргә карата кузгатылган административ эшләр турында мәгълүматлар мөхәрриятебезгә дә еш килеп ирешә. Прокуратура тарафыннан эшчәннәргә хезмәт хакын айга 2 тапкыр бирү таләп итәлә. Хәер, соңартмый айга бер тапкыр бирсәләр дә, таманга туры килер иде. Шулай да, киләчәктә азмы-күпме үзгәреш булыр дигән өмет бар. Билгеле анысын вакыт күрсәтер, ә әлегә терлекчелек тармагының бүгенгесен шәхсән үзем шулай күрәм.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: