Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тиздән – уракка!

Актаныш игенчеләре 2015 ел икмәген 95 комбайн белән җыйнап алачак.6 июль көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов җитәкчелегендәге махсус комиссия һәрбер кыр корабының урып-җыюга әзерлеген тикшереп энә күзеннән үткәрде. Комбайннар парады районыбызның 7 төбәгендә узды. Комиссия беренчеләрдән "Наратлы", "Таң", "Янаул" хуҗалыкларының кыр корабларын тикшерде. Авыл хуҗалыгы...

Актаныш игенчеләре 2015 ел икмәген 95 комбайн белән җыйнап алачак.6 июль көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов җитәкчелегендәге махсус комиссия һәрбер кыр корабының урып-җыюга әзерлеген тикшереп энә күзеннән үткәрде.

Комбайннар парады районыбызның 7 төбәгендә узды. Комиссия беренчеләрдән "Наратлы", "Таң", "Янаул" хуҗалыкларының кыр корабларын тикшерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлегеннән Рәфит Мирзаһитов һәм Нәфис Сәлимгәрәев, дәүләт техника күзәтчелегенең район буенча башлыгы Илдус Хәкимов, район орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Әфка Сәрвәров һәрбер комбайнны карап чыгу белән генә чикләнмәделәр. Ургычына сәнәккә элеп - салам, чиләкләп бодай салып, контроль суктыру үткәрелде.

Бөртек урып-җыю техникасының әзерлеген билгеләүдә аның герметиклыгына игътибар бирелде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә басым ясалды. Сигнал бирү чараларының төзеклеге, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч, аптечкаларның булуы игътибар үзәгенә алынды. Шулай ук, комбайннар янәшәсендә даими төстә янгын сүндерү машинасының да булуы мөһим.

Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, әзерлекләре "5"ле билгесе белән бәяләнгән комбайнчыларга акчалата бүләк тапшырды. Алар арасында 25 ел механизатор булып эшләүче "Янаул" хуҗалыгыннан Ильяс Моратов та бар. Ул быелгы урып-җыюга "Дон-1500" комбайны белән керергә җыена. Техниканы Ильяс абый 2007 елда Казаннан үзе иярләп алып кайта. Тугызынчы сезонын каршылаучы комбайнын үзе төзекләндерә, чистарта, кыскасы, күз карасыдай саклап тота. Икмәкләрне исән-сау җыеп алырга иде, ди ул.

Район башлыгы премиясенә район хуҗалыкларының 45 комбайнчысы лаек булды. Арада беренче тапкыр комбайн штурвалы артына утыручы яшь егетләр дә бар. Аларга Дәниф Әсрар улы зур өметләр баглавын белдерде. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнашучы укучыларга да изге теләкләрен җиткерде, чөнки авылның киләчәге - нәкь менә шушы авыр җир эшеннән курыкмаган, шуннан ямь таба белүче егетләр һәм кызлар кулында.

Әйе, әйе, һич ялгыш түгел, комайнчы ярдәмчеләре арасында кызлар да бар. Бердәнбер хатын-кыз механизатор, "Әнәк" агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсеннән Илгизә Габдрәшитованың иптәше Дилфаска урып-җыюда булышуына ияләшеп беткән идек инде. Андый батыр кыз Пучы авылында да яши икән. Гүзәл Шәймәрданова быел VIII сыйныфны тәмамлаган. Былтыр Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 10 көн буе әтисенә булышып, 8 мең сум акча эшли. Иш янына куш дигәндәй, әлеге сумма йортларын ремонтлаганда бик ярап куя. Әтисе Рамил иярләгән кондиционерлы, уңайлы комбайнын яратып өлгергән Гүзәл. Бу җәйдә иртәннән кичкә кадәр басуда эшләү һич куркытмый аны.

Гомумән, комбайнчы һөнәренең популярлашуына ышанып кайттык без. Механизаторсыз бер генә техника да күрмәдек. Комбайннары да заманча, уңайлы. "Әнәк" агрофирмасыннан 13 -"Акрос", 2 Нью-Холланд, 1 "Дон" комбайны кырга чыгарга әзер. Шуның 11е - бик яхшы хәстәрлекле.

Фарис Фәтхиев. "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе:

- Безнең 4 комбайныбыз әлегә төзекләндерүдә. Шушы көннәрдә Американың ике "Джон Дир" комбайны кайтып җитәчәк. Техника яңартуның сәбәбе - җыеп аласы бөртеклеләребез шактый, 15 мең гектарны тәшкил итә. Ә комбайнчыларны бик сайлап кына алабыз. 20 мең гектардан да ким суктырмасын инде ул. Комбайннарын урып-җыюга яхшы әзерләгән механизаторларны үзебез дә хөрмәтлибез. Комиссия, механизаторның төзекләндерү һәм запас частьларга тотылган акчасын да анализлап, аларның эшенә бәя бирә.

Быелгы язның уңай килүенә шатланып, игенчеләребез көзге уңышка зур өметләр баглаган иде. Әмма табигатьнең җәйге шаяруы - зилзиләле җил-давыллары, буй-буй төшкән боз яңгырлары игеннәргә шактый зыян салды. Әнәклеләр фаразлаган 45-50 центнер гектар куәтенә ия кырлар 35-40 центнер икмәк вәгъдә итә. Башка хуҗалыкларда да күзәтелә бу хәл.

Дәниф Харисов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:

- Соңгы елларда табигать безне нык сыный. Май ае быел бик сөендерсә дә, июнь хафага салды. Ләкин шуңа карамастан, район хуҗалыклары ситуацияне дөрес чишәргә омтыла. Терлек азыгы әзерләүгә безнекеләр республикада беренчеләрдән булып керештеләр һәм берьеллык үләннәрне чабуны төгәлләдек тә инде. Кышкы мал азыгы әзерләүдә тырышлык куйган хезмәтчәннәргә ихластан рәхмәтемне җиткерәм.

Алда бик зур кампания - урып-җыю чоры безгә зур бурычлар йөкли. Республикадагы вәзгыять катлаулы. Ярты республикага җәйге корылык зур зыян салды, соңгы көннәрдәге табигый афәт безнең районны да читләтеп үтмәде. Басу-кырларны йөреп чыккач уйланасың. Аллага шөкер, районыбыз кырларында икмәк бар. Сыйфатлы оештырылган язгы чәчү, вакытында үсемлекләрне тукландыру, авыруларга, чүп үләннәренә каршы көрәш үз нәтиҗәсен күрсәтә. Бик зур хезмәт белән үстерелгән икмәкне хәзер инде югалтуларсыз җыеп алуны оештырырга кирәк. Комбайннар парадына чыгуыбыз да әнә шуңа бәйле. Алдагы еллар белән чагыштырганда, комбайннарның урып-җыюга әзерлеген мин күпкә югары дип бәялим. Аеруча "Чишмә" һәм "Наратлы" хуҗалыкларының әзерлеге ошады. "Эконом", "Ташкын", "Башак", "Саф", "Тамыр", Нур Баян исемендәге хуҗалыклар һәм "Әнәк" агрофирмасы хезмәтчәннәре дә нык тырышкан.

Урып-җыю кампаниясе алдыннан район халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Без инде алдагы атнада арыш кырларына керергә торабыз. Игеннәрне җыйнап алуда кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузсак иде. Көзге чәчү, җир эшкәртү, хуҗалыкларда һәм шәхси секторда терлек азыгы әзерләүдә дә сынатмыйк.

Мул икмәкнең бәрәкәтен күреп, сәламәт булып, район тормышын тагы да күркәмләтеп яшик.

Комбайннарның урып-җыюга әзерлеген барлауда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, "Татагролизинг" җәмгыяте баш инженеры Нурсил Вәлиев тә катнашты. Ул Актаныш районы комбайннарын югары бәяләде.

- Без Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама районнарының комбайннарын, алай гына да түгел, ә комбайн комплексларын тикшерергә рейдка чыктык. Актанышлыларның әзерлеге, һәрвакыттагыча, берничә баскычка югары. Механизаторларыгыз елның-елында фидакарь хезмәтләре белән аерылып торалар, техниканы дөрес итеп төзекләндерәләр. Инде һава шартлары уңай килеп, уңышны вакытында җыеп алып, гаиләләрен, балаларын хезмәт нәтиҗәләре белән сөендерсеннәр иде, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев