Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Үткәнгә – нәтиҗә, киләчәккә – бурычлар

Тарихта бер битне арттырып, 2017 ел артта калды. Хәзер инде шул елга нәтиҗә ясап, алга бурыч һәм максатларны билгели торган вакыт җитте. Бу уңайдан 17 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов алып барды....

Тарихта бер битне арттырып, 2017 ел артта калды. Хәзер инде шул елга нәтиҗә ясап, алга бурыч һәм максатларны билгели торган вакыт җитте. Бу уңайдан 17 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов алып барды.
Яңа ел ялларыннан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында район башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләренең ике көнлек укулары үткәрелде. Биредә галимнәр, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлекләре алга киткән хуҗалык җитәкчеләре үз тәҗрибәләрен башкаларга да җиткерде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов төп хисапка керешкәнче залда утыручыларны шулар белән таныштырды.
Мөмкинлекләр әле җитәрлек
Терлекчелек продукцияләре җитештерү буенча бик нык алга киткән район хуҗалыклары белән чагыштырганда безнең район хуҗалыкларының күрсәткечләре түбән булса да, елны начар тәмамладык, диеп булмый. 2016 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, безнең районның да күрсәткечләре үсештә. Сүз дә юк, хәл итәсе мәсьәләләр дә шактый. Дәниф Харисовның хуҗалыкларның узган елдагы эш нәтиҗәләре хакында ясаган чыгышыннан да аңлашыла бу. Ул китергән саннар буенча, 2018 елның 1 гыйнварына район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технология техникумын да кертеп, барысы 33878 баш МЭТ исәпләнә. Хуҗалыклар буенча бу сан 32475 башны тәшкил итеп, 2017 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 844 башка артыграк булып тора. Ел эчендә "Актаныш" агрофирмасы (+181), "Әнәк" агрофирмасы (+139), "Нигез" (+20), "Наратлы" (+20), "Таң" (+14) хуҗалыклары МЭТнең баш саннарын арттыруга ирешсәләр, "Эконом" (-403), "Тамыр" (-270), "Ташкын" (- 247), СПСК "Агыйдел"(-119), "Саф" (-82), "Нур" (- 52), "Алга" (-49), "Чиялек" (-23) хуҗалыклары елны минус белән төгәлләделәр.
Терлекләрнең баш саннарын арттыруга ирешү өчен иң элек терлекләрне каплатуга, аларның буазлыгын тикшерүгә әһәмиятне арттыру зарур. 2017 ел башыннан 14848 баш терлек каплатылган. 2016 ел белән чагыштырганда, 446 башка күбрәк. Шуның 10729ы - сыерлар, 4119ы - таналар. Сыерлар каплату буенча СПСК "Агыйдел", "Наратлы", "Саф", "Чиялек", "Эконом" хуҗалыклары узган елга караганда минуска эшләгәннәр. Таналар каплату буенча "Чишмә", "Саф", "Нигез" хуҗалыклары елны минус белән төгәлләгән. Дәниф Харисов хуҗалыкларның күпме бозау алу мөмкинлеге булуын һәм күпме бозау алганлыкларын да бәйнә-бәйнә аңлатып үтте. Залда утырган белгечләр үзләренең күпме бозау алынмый калуын, кассаларына күпме акча керми калуын күз алдына китереп утырганнардыр, дип ышанасы килә. Чөнки һәр терлек акча кертү чыганагы ул.
2017 елда барысы 550960 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 24918 центнерга күбрәк. Бер сыерга уртача 4938 килограмм сөт туры килә. Сөт җитештерү буенча "Тамыр", "Башак", "Таң", "Чишмә", "Нигез", "Нур" хуҗалыкларының эшчәнлеге яхшы яктан бәяләнде.
Сөт сатудан барысы 1 миллиард 175 миллион 907 мең сум акча кергән.
Ит җитештерү буенча үсеш 5 процент булып, 2017 елда барысы 50267 центнер ит җитештерелгән. 2016 елга караганда 2284 центнерга артыграк булып тора. Бер башка уртача 245.2 килограмм туры килә.
Терлекләрнең үсеше буенча караганда, район буенча тәүлеклек үсеш 689 грамм тәшкил итә. "Чиялек" хуҗалыгы терлекләре тәүлегенә - 882, "Ташкын" хуҗалыгыныкы - 784, "Чишмә" агрофирмасыныкы - 784, "Башак" хуҗалыгыныкы - 783, "Чишмә"неке 770 грамм үсеш биргәндә, СПСК "Агыйдел" терлекләре тәүлегенә - 541, "Наратлы" терлекләре - 573, "Саф" хуҗалыгыныкы 587 грамм гына үскән.
2017 елда ит сатудан барысы 456 миллион 509 мең сум акча кергән.
2018 елның 1 гыйнварына район хуҗалыклары буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән барысы 2 миллиард 398 миллион 400 мең сум акча кергән.
Хисап елында хуҗалыкларда хезмәт куючыларның уртача хезмәт хакы район буенча 20 мең 920 сум тәшкил иткән. "Әнәк" агрофирмасында ул - 24072, "Чишмә" агрофирмасында - 22565, "Чишмә"дә - 22548, "Актаныш" агрофирмасында - 21942, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта - 21825, "Наратлы" хуҗалыгында 20967 сум тәшкил итә. Калган хуҗалыкларда районның уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк акча түләнә. Димәк, акча кереме яхшы булган хуҗалыкларның хезмәткә түләүләре дә яхшы, дигән сүз бу.
Әйткән сүз - аткан ук
Киңәшмә барышында Энгель Фәттахов хуҗалыклар эшчәнлеге белән танышып чыкканлыгын бәян итеп, күргәннәреннән ясаган фикерләрен җиткерде.
- Соңгы биш ел эчендә районда терлекчелек тармагына карашның уңай якка үзгәргәнлеге сизелә. Бигрәк тә яшь малларны тәрбияләү буенча технологиянең җайга салынуы ошады. Ләкин бу әле барлык хуҗалыкларда да бер төрле түгел. Корма-мама ысулы кулланылучы хуҗалыкларда яшь бозауларның торышы сокландырды. Алга таба тешеләргә игътибарны тагын да арттыру сорала.
Таналар кертү арткан. Монысы да сөендерә. Тик баш саннарын арттыру буенча эшләп бетерәсе бар. Терлек санын арттырмый торып, мул продукция җитештереп булмый. Шуның өчен киләчәктә тешеләрнең үсешен күзәтеп торырлык итеп система булдыру зарур. Моны эшләүне, белгечләр, сезгә йөклим.
Без таналарны 14-15 айда каплатырлык итеп, 3 центнер 80 килограммга җиткерергә тиешбез.
Сөт җитештерү буенча да ныклап шөгыльләнү сорала. 2020 ел башына көнгә 200 тонна сөт савуга чыгу бурычы куябыз. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Галимнәр сыерларга җылы су эчерсәгез һәм баланслы ризык бирсәгез, сөт була, дип аңлата. Шулай булгач, терлекләрне җылы судан өзмәслек итеп, эшне көйләп бетерергә кирәк. Азыкны баланслап бирүгә килгәндә, районда ветеринария лабораториясе эшли. Моннан барлык хуҗалыклар да максатчан файдаланырга тиеш, - диде ул.
Энгель Нәвап улы хуҗалыкларга баш саннарын арттыру өчен яңа тораклар төзергә кирәклегенә дә басым ясады. Торагын төзү - сездән, эчке җиһазлары белән тәэмин итү - бездән, диде. Яшәешне тәэмин итүче терлекчелекне алга җибәрү өчен кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Ай саен 24 формада 1-2-3 нче урыннар алган белгечләргә, ферма мөдирләренә премияләр тапшыру гадәте күптәннән килә. Энгель Фәттахов әлеге премияләрнең күләмен ел башыннан тагын да арттырырга сүз бирде. Хәзер яхшы эш күрсәткеченә ирешкән белгечләр, ферма мөдирләре 10-7-5 мең сум күләмендәге премияләргә ия булачак.
Хуҗалыкларны югары белемле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрде ул. Районда бигрәк тә ветеринария белгечләренең җитешмәве борчу тудыра. Моны да хәл итәргә кирәклеген ассызыклады.
Башкарма комитет җитәкчесе хуҗалыкларга реаль саннар белән эшләргә кирәклегенә һәм моңа күзәтчелек итәчәгенә дә басым ясады. Димәк, күз буяуларга урын калмаячак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев