Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тәүлеклек үсеш 700 граммнан ким булмаска тиеш

12 май көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы апрель ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. Агымдагы елның дүрт аенда район буенча терлекчелек тармагында барлыгы 651 миллион 162 мең сумлык бәя хисабында продукция җитештерелде, бу узган елга караганда 125 процентка...

12 май көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы апрель ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
Агымдагы елның дүрт аенда район буенча терлекчелек тармагында барлыгы 651 миллион 162 мең сумлык бәя хисабында продукция җитештерелде, бу узган елга караганда 125 процентка үсештә. Акча кереме дә узган елның шул чорына караганда 116 процентка артыграк булып, 747 миллион 110 мең сум тәшкил итә. Аның 82 проценты терлекчелеккә туры килә. Хуҗалыкларның терлекчелек продукциясе сатудан кергән акча динамикасына күз салсак, "Чиялек", "Ташкын", "Таң", "Эконом", "Алга", Нур Баян исемендәге, "Саф", СПСК "Агыйдел", "Нур" хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасы алгы сафларда, алар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 209-117 процент үсеш биргәннәр. Ә менә "Нигез" һәм "Тамыр" хуҗалыкларының акча кереме узган елның шул чорына карата 98-93 процент кына тәшкил итә. Бер хезмәткәргә туры килгән акча кереме район буенча уртача 383 мең сум булса, хуҗалыклар буенча караганда, "Әнәк" агрофирмасында ул - 583, "Чишмә" хуҗалыгында - 465, "Ташкын"да - 408, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта - 380 мең сум. Ә менә "Чиялек"тә бары тик 186, СПСК "Агыйдел"дә - 285, "Алга"да - 293, "Саф"та 299 мең сум гына. Бер баш шартлы терлеккә туры килгән акча кереме буенча да "Чишмә" хуҗалыгы (37 мең сум), "Әнәк" агрофирмасы (32 мең 700 сум), "Башак" (25 мең сум), "Нигез" (23 мең сум) хуҗалыклары алгы сафта атлый. Шуларга бәйле рәвештә хуҗалыкларның хезмәткәрләргә түләнә торган уртача айлык хезмәт хаклары күренә дә инде. Район буенча уртача хезмәт хакы 17 мең 854 сум тәшкил итә. "Әнәк" агрофирмасында, Нур Баян исемендәге, "Чишмә", "Таң" хуҗалыкларында, "Чишмә" һәм "Актаныш" агрофирмаларында ул районның уртача күрсәткеченнән югары. Алар хезмәткәрләренә айга уртача 21 мең 800-17 мең 900 сум хезмәт хакы түлиләр. Ә "Эконом", "Саф", "Тамыр", СПСК "Агыйдел", "Чиялек", "Алга" хуҗалыкларында ул 15 мең 100 сум- 12 мең 400 сум гына.
Апрель аенда район хуҗалыкларында барысы 48692 центнер сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чорына караганда 3127 центнерга күбрәк. Бер сыерга уртача 441 килограмм туры килә. Сөт җитештерү буенча "Башак", "Нур", "Нигез", "Таң", "Наратлы" хуҗалыклары, "Актаныш" һәм "Әнәк" агрофирмалары яхшы эшләгән. Ә Нур Баян исемендәге, "Саф" һәм "Алга" хуҗалыклары бу айда кызыл зонага эләккән. Сөт җитештерү буенча аларга тырышырга кирәк.
- Сөт җитештерү буенча соңгы атнада артка тәгәрәдек. Хуҗалыклап караганда да бу ачык күренә. Безгә көнгә 200 тонна сөт җитештерү бурычы куелды. Ничек тә шушы санга җиткерергә кирәк. Белгечләр, ныклап уйланыгыз, көн үтсенгә генә йөрмәгез. Һәр сыерыгыз күз уңында булсын, - диде Дәниф Харисов.
Һәм һәр ферма мөдиренең эш күрсәткеченә аерым тукталып, алдынгы урында булганнарына мактау, ә артка тәгәрәгәннәргә шелтә сүзләрен ирештерде. "Әнәк" агрофирмасының Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында бер сыер көнгә 20.5 килограмм, "Таң" хуҗалыгының Айнур Миңнеголов җитәкләгән Иске Җияш фермасында - 20.2, "Әнәк" агрофирмасының Рәзит Насыйров җитәкләгән Әтәс фермасында - 19.6, Әбелкаис Галимов җитәкләгән Яңа Кормаш фермасында - 18.4, "Актаныш" агрофирмасының Илүсә Камалова җитәкләгән Чөгәнә фермасында 17.5 килограмм сөт саусалар, "Наратлы" хуҗалыгының Филарис Хәбиров җитәкләгән Гәрәй фермасында - 10.8, "Нигез" хуҗалыгының Фәһим Гарифҗанов җитәкләгән Аеш фермасында - 11.3, "Саф" хуҗалыгының Рөстәм Сәлихгалиев җитәкләгән Иске Сәфәр фермасында - 11.3, "Эконом" хуҗалыгының Фидат Исламов җитәкләгән Табанлыкүл фермасында - 11.7, "Ташкын" хуҗалыгының Ирек Хәйриев җитәкләгән Иске Байсар фермасында 11.8 килограмм гына тәшкил итә.
Апрель аенда ит җитештерүдә узган елның шул чорына караганда 156 центнерга артыклык булып, 4691 центнер тәшкил иткән. Бер баш терлеккә 21.6 килограмм туры килә. Җитештерелгән итнең 3701 центнеры дәүләткә сатылган. Тәүлеклек үсеш - 713 грамм. Ит җитештерү буенча Нур Баян исемендәге хуҗалык, "Әнәк" агрофирмасы, "Нур" хуҗалыгы, "Чишмә" агрофирмасы, "Башак", "Тамыр", "Эконом" хуҗалыклары алгы сафта атлый. Ә СПСК "Агыйдел", "Таң", "Саф", "Алга" хуҗалыклары бу тармакта шактый калыша. Үсеш буенча ферма мөдирләренең эш күрсәткечләренә күз салсак, "Нур" хуҗалыгының Фәндүс Гарипов җитәкләгән Мерәс фермасындагы маллар тәүлегенә 991 грамм, Нур Баян исемендәге хуҗалыкның Назыйф Шәйхелмәрдәнов җитәкләгән Пучы фермасында - 952, "Әнәк" агрофирмасының Рөстәм Миргалимов җитәкләгән Айман фермасында - 940, "Тамыр" хуҗалыгының Рәфит Габдуллин җитәкләгән Югары һәм Иске Богады фермасында - 933, "Әнәк" агрофирмасының Ирек Гайнетдинов җитәкләгән Күҗәкә фермасында - 930, Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында 909 грамм үсеш бирсә, "Янаул" хуҗалыгының Миңнегөл Гардиева җитәкләгән Татар Суыксуы фермасы маллары тәүлегенә нибары 394, "Таң" хуҗалыгының Илһам Шәемов җитәкләгән Такталачык фермасында - 401, Ильяс Шәимов җитәкләгән Әҗмәт фермасы терлекләре 408 грамм гына үсә.
- Терлекләре тәүлегенә нибары 400 грамм гына үсеш биргән ферма мөдирләре, мөгаен, көн үтсенгә генә йөридер. Тәүлеклек үсеш 700 граммнан да ким булмаска тиеш дигән бурыч куябыз. Белгечләр, яхшылап уйланыгыз, эшегезне планлаштырыгыз, шушы күрсәткечкә җитү юлларын эзләгез. Бу артта сөйрәлүчеләргә кагыла, - диде ачынып Дәниф Харисов.
Шунысы куандыра: терлекләрнең баш саннары буенча безнең район республикада Арча һәм Балтачтан кала өченче урында.
1 майга район хуҗалыкларында 33716 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ай эчендә "Актаныш" (62), "Әнәк" агрофирмалары (26), СПСК "Агыйдел" (10), "Чиялек" (2) хуҗалыклары терлекләрнең баш саннарын арттырса, "Ташкын"(-2), "Наратлы" (-5), "Нигез" (-13) хуҗалыкларында, киресенчә, кимегән.
Дәниф Харисов терлекләрне каплату буенча да җентекле анализ ясады. Бу юнәлештә начар эшләүче хуҗалыкларның белгечләренә шактый гына шелтә сүзләре ишетергә туры килде.
Ай эчендә 1190 бозау алынган, узган елның шул чорына караганда 57 башка кимрәк. Бозау алу буенча "Алга", "Таң", "Нигез", "Тамыр", "Чиялек", "Башак" хуҗалыкларының, "Чишмә" агрофирмасының эшчәнлеге яхшы яктан бәяләнде. "Наратлы", "Эконом", "Чишмә", СПСК "Агыйдел", "Ташкын", "Саф" хуҗалыклары, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары узган елның шул чоры белән чагыштырганда бозауны кимрәк алганнар.
Сөйләшү барышында лейкоз белән авыручы терлекләрдән арындыру буенча нинди эш алып барылганлыгына да тукталды идарә җитәкчесе.
Апрель ае нәтиҗәләре буенча "Ат" сыны "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды. II һәм III урыннар, ярыш шартлары үтәлмәү сәбәпле, бирелмәде.
Ахырдан Дәниф Харисов 20 майга тикле ферма территорияләрен чистартып, тәртипләп бетерергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев