Төнге уникегә тикле эшлиләр
Нур Баян исемендәге хуҗалык игенчеләре бүген көзге бодай суктыру белән мәшгуль. Көннәр матур торганда минутны да әрәм итмичә иртә таңнан, кичке караңгыга тикле басуда алар. Беренче көнне хәттә төнге беренче яртыга тикле суктырганнар.
Хуҗалыкта 2060 гектар мәйданда бөртеклеләр игелә. Урып-җыйнауга алар 19 июль көнне керешкәннәр. Инде 286 гектарын җыйнап, шулардан 16054 центнер ашлыкны ындыр табагына кайтарып урнаштырганнар. Уңыш бер гектарга уртача 56 центнерны тәшкил итә.
-Без ел саен көзге культураларга өстенлек бирәбез. Быел да 779 гектарда көзге бодай, 206 гектарда арыш игелде. Безнең зонада яңгырлар җәй көне бик яумый. Ә язын ул бар зонада да тигез ява Шунлыктан көзге культуралар үзләренә җитәрлек дымны алып, ныгып кала. Сабан культуралары яңгырлар аз булгач, авыррак үсә, - дип фикерләре белән уртаклашты хуҗалыкның баш агрономы Глүс Фәтхуллин.
Быелгы урып-җыюда хуҗалыкның дүрт комбайны катнашырга тиеш булса, әлегә басуларны өчесе генә иңли. Дүртенче комбайнның комбайнчысы авыру сәбәпле, эшкә чыга алмый тора икән. Тиздән ул да башкалар сафына кушылыр дип өметләнәләр.
Эшләүче комбайнчыларның исә кәефләре күтәренке. Без аларны бераз гына вакытка эшләреннән бүлеп, фикерләре белән кызыксындык.
-19 июльдә уракка төштек. Чәчеп үстергән икмәкләрне кыска вакытларда җыйнап алу теләге белән эшлибез. Быел әле өч кенә комбайн булгач, авырракка туры килә. Шуңа караңгыга калып булса да, эшләргә тырышабыз. Көнгә 25 әр бункер суктырам. Уңыш башка елларга караганда әйбәтрәк тә, - ди Рамил Шәймәрдәнов.
-Акрос комбайнын дүртенче ел иярлим. Уңыш бик әйбәт чыга. Аларны югалтуларсыз җыйнап алырга иде. Шуңа да иртәнге сәгать 6 да чыгабыз, төнге 12ләргә тикле эшлибез. Игеннәр коры, суктыруы да күңелле, - ди Илшат Ханнанов.
-Унберенче сезон Тукано комбайнын иярлим. Бик әйбәт эшли. Көнгә 25-30 бункер тирәсе суктырам. Инде урып-җыюларны исән-сау башкарып чыгарга язсын, - ди Равил Сәлимов.
Уракка төшкәнче комбайнчыларга хезмәткә түләү яхшылап аңлатылган. Шулай булгач алар үзләренең күпме акча эшләячәкләрен чамалап баралар.
Егетләр суктырган икмәкне Рәйхан Мәүлиев, Әссәм Сыйтдиков, Равил Гыйзетдинов, Наил Гыйльмуллиннар КамАЗ машиналары белән ындыр табагына ташып тора.
Икмәкләрнең дымлылыгы даими тикшереп барыла. Басуда да, ындыр табагында да карыйбыз, ди баш агроном. Ындыр табагында эш Ренат Мәҗетдинов һәм Айнур Заһертдиновлдар җитәкчелегендә оештырыла. Кайткан икмәк КЗС аша үтеп, дымлылыгы тикшерелгәч, я икмәк киптерү җайланмасына кертелә, дымлылыгы нормага туры килгәннәре туры складларга урнаштырыла.
Комбайннар артыннан калган саламнарны кипләргә кысып, аларны ташып та баралар. Кипкә кысуда Марат Хәмидулин, Илназ Мингалиев, Ренат Мингалиев, Айрат Насертдиновлар эшли. Аларны МТЗ-80 тракторы белән ДанилтДәүләтов ташучы тракторларга төяп тора. Азык әзерли торган ишек алдына кайткан саламнарны Джисиби төягече белән Илдар Шәйгәрдәнов эскерткә өя.
-Быел 15 мең салам кибе кысуны планлаштырабыз. Әле узган елгыдан калганы да бар, - ди Глүс Фәтхуллин.
Саламнардан бушаган басуларда җирне дискатор белән эшкәртеп баруны да көйләгәннәр.
Эш шушы рәвешле системалы итеп көйләнгәч, проблемалар да тумый. Көзге бодайдан соң, арышка керәбез, дип калды алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев