Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТР АПК делегациясе Беларусия Республикасында эшлекле сәфәрдә

14 март көнне Актаныш муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан агросәнәгать делегациясе составында Беларусь Республикасында булып кайтты. Эшлекле сәфәрнең төп максаты - "Унибокс" авыл хуҗалыгы предприятиясенең тәҗрибәсе белән танышу иде. Сәфәр барышында Татарстан делегациясе оешманың «Агро-Бокс»...

14 март көнне Актаныш муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан агросәнәгать делегациясе составында Беларусь Республикасында булып кайтты. Эшлекле сәфәрнең төп максаты - "Унибокс" авыл хуҗалыгы предприятиясенең тәҗрибәсе белән танышу иде.

Сәфәр барышында Татарстан делегациясе оешманың «Агро-Бокс» филиалында булып, органик ашлама һәм терлек азыгы әзерләү өчен «Ферабокс» җитештергән авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштылар. Кунакларга азык-төлек лабораториясен, шулай ук, орлыкларны һәм бөртекле культураны аралау һәм эшкәртү юл-чараларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук, терлек азыгы лабораториясен карау, бөртекле һәм кузаклы культураларның орлыкларын эшкәртү принциплары белән танышу оештырылды.

ТР агросәнәгать комплексы делегациясе "Агро-Бокс Зоотех" филиалында сөт җитештерү технологиясен өйрәнде, Татарстан кунаклары игътибарына югары сыйфатлы сөт саву өчен махсус җиһазландырылган саву залы эше тәкъдим ителде.

http://agro.tatarstan.ru/ файдаланып әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев