Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде

Әле мартның уртасы гына, көннәр суык, басуларда калын кар катламы ята. Әмма яз кояшы ягымлы елмайса кары да эрер, җир дә арчылыр. Язгы кыр эшләренә әзер тору хәерле.

             Мартның кыл уртасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүне башлады. Бүген министрлык комиссиясе Актаныш районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген карады. 

             Комиссия беренчеләрдән Нур Баян исемендәге хуҗалыкның әзерлеге белән танышты. Эш планыннарыннан алып  машина-тракторларның ни дәрәҗәдә төзеклеге ачыкланды.

Район кырларының өчтән бер өлешен биләгән “Әнәк” агрофирмасы, шулай ук “Ташкын” хуҗалыгының әзерлеге бик яхшылар рәтендә.

        Тагын бер сөенечле хәбәр- быел яхшы билгесенә “Алга” хуҗалыгы да лаек булды. “Чишмә” агрофирмасы һәм “Чишмә” хуҗалыгы , “Башак”, “Нур”, “Таң”, “Чәчер” хуҗалыклары да бик яхшы әзерлекле дип бәяләнде. 


Ә менә “Саф”, “Эконом” хуҗалыкларына тартылырга кирәк әле.

            Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев район хуҗалыклары язгы чәчүгә әзер, ди:


 

- Һәр хуҗалыкның хезмәт планы төзелгән, чәчүлек орлык җитәрлек һәм техникалар да безне авыр хәлдә калдырырга тиеш түгел. Бүген ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының язгы чәчүгә әзерлекне карау комиссиясе районның 10 хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты. Күңелне иң сөендергәне- безне күп хуҗалыкларда яшьләр каршы алды. Алар "Шуның кадәр чәчсәм, шуның кадәр хезмәт хакы алам",-дип эшкә ыргылып торалар.  Аллага шөкер, механизаторларның буыннар чылбыры өзелми, тәҗрибәле өлкәннәргә алмашка яшьләр килә.

 

          2021 ел район хуҗалыклары өчен сынау елы булса да, нәкъ шушы чорда күпләп техника кайтарткан, материаль-техник базаны ныгыткан чор булып истә калачак. Район хуҗалыкларына узган ел 560 млн сумлык техника сатып алган. 11 трактор, лизинг программасы буенча соңыннан түләү шарты белән
9 берәмлек турагыч кайтартыла. Нәфис Әзһәм улы бу куәтле техникалар озак еллар хезмәт итәчәк дип ышандыра. 

           Быел да 4 хуҗалыкның машина-трактор паркы яңа зур егәрлекле тракторга тулыланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев