Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тракторлар басу иңли (+ФОТОЛАР)

Хуҗалык кырларында бүген көннәр матур торганда төп җир эшкәртү эшләрен төгәлләү өчен көрәш бара. Тракторчылар алны-ялны белми басуларны иңли. "Тамыр" хуҗалыгында да комбайннар басулардан чыгып китүгә үк, җирен эшкәртерлек итеп эш оештырылган. Башта 4 КОС-3, 3 дискатор агрегаты, басуларны эшкәртүдә катнашкан булса, хәзер аларны башка хезмәткә тартканнар. Хәзер җир эшкәртүдә...

Хуҗалык кырларында бүген көннәр матур торганда төп җир эшкәртү эшләрен төгәлләү өчен көрәш бара. Тракторчылар алны-ялны белми басуларны иңли.
"Тамыр" хуҗалыгында да комбайннар басулардан чыгып китүгә үк, җирен эшкәртерлек итеп эш оештырылган. Башта 4 КОС-3, 3 дискатор агрегаты, басуларны эшкәртүдә катнашкан булса, хәзер аларны башка хезмәткә тартканнар. Хәзер җир эшкәртүдә ике агрегат кына калган.
Хуҗалыкның 4032 гектар мәйдандагы җире төп эшкәртелергә тиеш булса, 21 сентябрьгә алар шуның 2445 гектарын эшкәрткәннәр. Шуның 2375 гектары - өстән, 70 гектары тирәнәйтеп эшкәртелгән.
-Мин хуҗалыкта бригадир вазифасын башкарам, шул ук вакытта эшкәртелгән җирләрнең исәбен дә алып барам, - ди озак еллар хуҗалыкта хезмәт куючы Марат абый Хәбибуллин. - Җир эшкәртү буенча егетләр яхшы эшли. Комбайннарның артыннан җитешеп баралар.
Яңа Җияш авылы егете Рамил Мирзагалиев хуҗалыкта 2010 елдан хезмәт куя. МТЗ-1221 тракторы белән язын басуларны культиваторлауда, хәзер КОС-3 агрегаты белән төп җир эшкәртүдә катнаша. Аның эшкәрткән мәйданы 680 гектар булган инде.
- Безнең норма көнгә 16 гектар. Аны арттырып үтибез, -ди Рамил.
Илнур Әхмәтов Иске Җияш басуында эшли иде. Аның белән шунды сөйләштек.
- Хуҗалыкта 2000 елдан бирле хезмәт куям. Башта шофер булып эшләдем. Яз көне яңа Фирдюссон тракторы кайткач, шуны бирделәр. Дискатор агрегаты белән төп җир эшкәртүдә катнашам. Эшләгән җирем 2849 гектар булды инде. Көнгә 65-75 гектар тирәсе җир эшкәртәм, -ди Илнур.
Механизаторларны кайнар аш белән тәэмин итү дә тиешенчә оештырылган. Бер үзе бер басуда эшләүче Илнурга да без барда кайнар аш килде. Аңа тәмле ашлар теләп, кайтыр юлга кузгалдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев