Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Әтәс авыл җирлеге һәм "Чишмә" хуҗалыгы гыйнвар аенда терлекчелектә югары уңышларга иреште

Бүген "Чишмә" агрофирмасында хуҗалык җитәкчеләре катнашында гамәли семинардан соң терлекчелек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

            24 форма-киңәшмәдә терлекчелек өлкәсендәге гыйнвар ае нәтиҗәләре тикшерелде. 

           Киңәшмә эшенә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте. 

           Авыл җирлекләре, хуҗалыклардагы терлекчелек өлкәсенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, идарәнең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Дилүс Мөхәммәтдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров, район Советы рәисе урынбасары Илшат Габдулхаев һәм башкалар анализ ясады. 

           Авыл җирлекләре арасында гыйнвар аенда терлек баш саннары артырган, иң күп терлекчелек продукциясе җитештереп сатуга ирешкән. һәм башка шартларны төгәл үтәгән Әтәс җирлеге I урынга лаек булды. Хуҗалыклар һәм агрофирмалар арасында җиңүче "Чишмә" хуҗалыгы. 

            Җиңүчеләргә район башлыгы Энгель Фәттахов Чаптар ат сыны һәм акчалата бүләк тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев